+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 февраль 2022, 12:10

"Пятерочка"ны талаганнар, кассирның җанын кыйганнар

Кибет хуҗалары - дәваханәдә.

"Пятерочка"ны талаганнар, кассирның җанын кыйганнар"Пятерочка"ны талаганнар, кассирның җанын кыйганнар
"Пятерочка"ны талаганнар, кассирның җанын кыйганнар
Мәскәү өлкәсендә дүрт чит ил кешесе кибет кассирын үтергәнче кыйнаган. Бу хакта «Рен-ТВ» һәм «112» телеграм-каналы хәбәр итә.

Бу хәл 8 февраль кичендә булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, битлек кигән дүрт ир кибеткә товар бушату өчен тәгаенләнгән ишек аша бәреп кергән һәм сәүдә ноктасында эшләүчеләрне кыйный башлаган.

Алынган җәрәхәтләрдән «Пятерочка»ның 51 яшьлек кассиры үлгән, ул җинаятьчеләрне туктатырга маташкан.

Кибет директоры һәм аның хатыны дәваханәгә китерелгән. Талаучылар үзләре белән 96 мең сум акча алып киткән. Бу бәндәләрне җинаять урыныннан 50 чакрым ераклыкта тотканнар.

Тоткарланган дүрт кеше дә - 19-24 яшьлек Таҗикстан гражданнары. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас