+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
11 февраль 2022, 15:38

"Син миңа әни түгел..."

50 яшьлек хатын кызының егетен үзенә караткан.

Бу хакта кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.
"Мин инде бер атна дәвамында хәлгә килә алмыйм. Минем тормышымда башка сыймаслык вакыйга булды. Мин 3 ел дәвамында үземнән 7 яшькә өлкәнрәк егет белән йөрдем. Ул - минем беренче мәхәббәтем. Барысы да яхшы иде. Ә менә күптән түгел аны әнием белән таныштырдым.

Беренче күрешүдә үк әни егет белән бик матур сөйләшергә тырышты. Шунда ук шикләндем.

Әни бик чибәр кеше, үзен карап кына йөртә. Матурлык салоннарыннан чыкканы юк. Яшь кызлар кебек әле. Бер көнне укудан фатирга иртәрәк кайтып керсәм, ишек төбендә егетнең курткасы ята. Йокы бүлмәсенә керсәм, әни белән егет мәхәббәткә бирелгән.

Шул вакыттан тормышымның тәмен югалттым. "Син миңа әни түгел", - дидем дә өйдән чыгып киттем..." - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: