«Тагын язам инде. Язмыйча булмый, инде меңгә телгәләнгән йөрәгемә тагын кан сауды. Ике көн рәттән, ике гаиләнең ачы хәсрәт-кайгысының шаһиты булып, ике ир-егетне соңгы юлга озатырга туры килде.
Авылдашымның улы, 4 бала атасы, 43 яшьлек гаилә башлыгы, эшендә хезмәт алдынгысы, хезмәттәшләре, куршеләре арасында абруй казанган, сөеп туя алмаган «сөеклем, матурым» дип кенә дәшкән хатынын, энҗе бөртегедәй 4 сабыен калдырып (кечкенә кызына 8 ай), нинкадәр көч, йокысыз төннәр бәрабәренә әле генә Уфа кадәр Уфаларда тырышып-тырмашып йорт салып, яңа машиналар алып, туйганчы йөри дә алмаган ир солтаны мәңгелеккә күзләрен йомган өчен кемне гаепләргә?
Әле генә йөгереп эшләп йөргән, киләчәккә якты планнар корган кеше гомеренең кыйммәтлеге ни өчен бер минутта челпәрәмә килә? Югыйсә, хастаханәгә барган, табибларга ышанган. Бөтен дөньяга сибелгән шул хәшәрәт ковидка сылтыйлар да куялар. Ә бит анализы вирусны курсәтмәгән килеш ковидлы авырулар янына салып куйганнар. Күрәсең, шулай барлык кешеләрне бер чокырга салу аларга уңайлыдыр да. Бөгелә-сыгыла елаган анасы, гаиләсенең мәңгелек хәсрәте өчен кем җавап бирер?
17 яшьлек студент егет — әле бөредәге, чәчәк атарга да өлгермәгән җан өчен дә берсе дә җавап бирми. Сабыен алып киткәндә җир тырнап, җан газабы белән әрнеп: «Улым, китмә!», — дип елаган ананы ничек юатырга?
Оялмыйча, көн-төн хезмәт куючы табиб, шәфкать туташларын гаеплисең, диярсез! Гаепләмим, көн-төн җавап эзлим мин. Ни өчен?
Күпме якыннар, танышлар мин белгән Нефтекамада булып, Нефтекама дәваханәсеннән генә дә исән китеп, үлеп кайталар. Шушы көндә генә алты айлык сабыен җир куенына салган ананың хәсрәтен кем аңлар? Аның әйтүе буенча, шул ковидтан авырган бик күп сабый көткән аналарның балалары якты дөньяга аваз салмыйча китеп барганнар.
Кайсы төбәкне генә алма, нинди яхшы, төзек, яңа җиһазлары булган дәваханәдәге бүлекләрне ябалар. Үзәк дәваханәдә бала табу бүлеген шундый матур итеп төзекләндергәннәр иде, ул да ябылды. Ә бит туасы җан көтеп тормый, ул якты дөньяга ашыга. Инде табар вакыты җиткән ана кеше, ничә чакрымнар үтеп, балалар тудыру йортына килә.
Шушы ике көн, ике төн эчендә башымда мең сорау. Нишләдек, нишлибез, кая бара дөньябыз? Эшләгән кешегә тормышыбыз җитеш, тамак тук, өстебез бөтен. Дәү әни, дәү әтиләребез янә дөньяга тусалар, бу рәхәттә яши алмаслар иде. Хәзерге тормышта бозыклыклар да бик юк кебек инде. Яшьләр дә дингә, Исламга тартыла, мәчетләргә йөриләр. Шулай да әлеге тормышыбызның яме, тәме китте. Әллә соң бу тормышта рәхәт, мул яшәвебезнең җәзасын шулай якыннарыбызны югалтып алабызмы? Көн дә иртән хәл-әхвәл сорашканчы, «Ишеттеңме әле, шул үлеп киткән бит», — дип сүз башлыйбыз. Әйтерсең, тоташ дөньябыз шулай гына бара.
Акыл да сатарга язмадым. Якыннарын, газизләрен югалтканнар өчен йөрәгем яна. Авыр бит ул, авыр җан сөйгәннәреңне озату. Балакайларын югалтканнар өчен җир-күк сабырлыклар телим. Беркемгә дә күрсәтмәсен», — дип язган ул.
Сез аның белән килешәсезме?
Фото: tatar-today.ru