Дүртөйле суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 11 февральдә шәхескә каршы аеруча авыр җинаять кылган ике балигъ булмаган балага карата арест срогы озайтылган.
Җинаятьчеләрнең корбаны өлкән яшьтәге кеше була, алар аны каты кыйнаган һәм талаган. Үсмерләр бу адымга алкоголь эчемлекләр сатып алу өчен барган, дип аныклана. Алар бу эшне кылу өчен ветеранның өенә кергән.
Хәзерге вакытта суд аларны – 30 көнгә, ә барлыгы 5 ай 28 тәүлеккә кадәр кулга алу астында калдыру турында карар кабул итте.
фото: bash.news