+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 февраль 2022, 06:11

Гарасат

Табигать безне искәрткәнен аңлыйбызмы?Бүген — минем туган көнем. Күңелем тулы шатлык. Шушы көннәрне күрүемә бик бәхетлемен. Йөгерә-атлый туган көн мәҗлесенә әзерләнеп йөрим. Табыныма балаларым җыелыр. Оныкларыма-йолдызчыкларыма тәбикмәкләр пешерермен. Кияүләрем бәлеш ярата. Ә кызларым — гөбәдия. Әзерләгән ашларымны мичкә куясым гына калды. Картым ихатада мәш килеп йөри. Бәйрәм мунчасын өлгерткән. Чак кына ял итеп алыйк дип тәмләп чәй эчәргә утырдык.

ГарасатГарасат
Гарасат
Кинәт ... дөньяга нидер булды. Киерелеп ачылган тәрәзә аша чыпчык­ларның юкә ботагында чыр-чу килеп, нәрсәдер бүлешүе дә, һич туктый белмәгән әтәчләрнең үзара сәлам­ләшүе дә, хәтфә үлән өстендәге чикерткәләр музыкасы да тынып калды. Давыл алдыннан гына була торган тынлык урнашты.
Тәрәзәгә күз салсам, Агыйдел үзәне буйлап куе кара болытлар өеменең, бии-бии бөтерелеп, бар галәмне каплап килүен күрдем. Юлында очраган һәр нәрсәне өереп, югарыга чөя-чөя, өермә зурайганнан-зурая, әкиятләрдәге аждаһа төсле, ике-өч башлыга әйләнеп, дулап, искиткеч зур тизлек белән якынлаша башлады.
— Бик каты булырга охшаган, бозауны абзарга ябыйм әле, — дип, картым чыгып китте.
Мин дә булышырга дип тышка чыксам, өермә килеп үк җиткән. Көчле җил мине бөтереп алып, шомырт куаклары өстенә атып та бәрде. Куркуымнан ботакларга чытырдап ябыштым. Шулчак баш очымнан шатыр-шотыр килеп нәрсәдер очты. Соңыннан ачыклануынча, күршебезнең шифер абзар түбәсе, безнең ихата аша очып, бәрәңге бакчасына барып төшкән. Күз ачкысыз өермә, юлындагы бар нәрсәне ватып-җимереп, ары китте. Артыннан ук көчле яңгыр яварга тотынды. Болыты белән төште бугай. Койды-койды да тынып калды. Мин исән калганыма ышанмыйча, куак астыннан үрмәләп чыктым. Күзем алма бакчасына төште. Ни күрим?! Урамга өеп куелган калын-калын идән такталарын давыл койма аркылы бакчага тутырган. Алмагачларым сынган, кайберләре тамыры белән йолкып алынган. Умарта ояларына карарга да кызганыч. Берсенең дә капкачы юк, өсләренә су тулган. Ачык урында торган оялар бөтенләй җирдә тәгәрәшеп ята. Елый-елый, аларны торгызып, өслә­реннән суын түгеп, капкачларын эзләп табып ябарга тотындым.
— Аллаһка шөкер, гомерем бет­мәгән, — дип картым да яныма килеп басты. Ул, абзар ышыгында торыйм дип барса, түбә тактасы борын очында гына, җиргә төшеп кадалган.
Ихата чүп-чар белән тулган. Колач җитмәслек имән агачы урталай ярыл­ган. Картымның:
— Карчык, урман юкка чыккан бит, — дигәненә сискәнеп киттем. Күтәрелеп карасам... балачагым урманы урынында юк. Яргаланган, сынган агач кәүсәләре генә серәешеп калган. Бу котычкыч күренештән икебез дә телсез калдык.
Әй, табигать! Урманымнан кемнең үчен алдың? Әллә шулай безне искәртүеңме?
Ничә буын ата-бабамны ашаткан, киендергән, җылыткан урманым хуш инде! Наратларым, чыршыларым аягүрә, нәкъ солдатларча һәлак булдылар. Яраларыннан күз яшьләрен хәтерләтеп, гәрәбәдәй тамчылар тәгәри. Сынган, сыдырылган яралары әрнидер дә, без берни эшли алмыйбыз. Урманымның җанлы тормышы бер мизгелдә юкка чыкты. Исән калган кошчыклар гына, ояларын таба алмыйча, баш өстендә чыр-чу килеп бөтерелде. Яраланган урман җавап кайтармады. Аның кайтавазы да юкка чыккан иде...
Давыл аударган агачлардан олы юлны чистарткач, кичкырын балалар да килеп җитте. Бу юлы, минем туган көн мәҗлесе урманымны искә алу көне кебегрәк үтте. Балаларымның урманымны шулкадәр яратуларын белми идем. Миңа аларны тынычландырырга туры килде. “Болары урынына яңа­ларын утыртырбыз, аларны карап, тәрбияләп үстерербез. Бик тиз үсеп китәрләр, берничә елдан урман шаулап утырыр, дөньялар гына тыныч булсын, табигать башкача мондый сынаулар җибәрмәсен дип кенә теләгез”, — дидем аларны юатып.
Бу вакыйгадан соң еллар үтте. Яшь үсентеләр әкренләп тамыр җәйде. Урманыбыз матур гына үсеп килә.
Әйе, табигать безне искәртеп кенә тора. Ләкин әле без һаман битарафлык чире белән авырыйбыз. Санга сукмыйбыз, янәсе без бар нәрсәгә хуҗа. Корылык, елга-күлләр кибү, чишмәләр юкка чыгу безне сискәндерергә тиеш тә бит. Йокыдан уянып, тирә-ягыбызга назлы караш ташлыйк. Урман-кырларны, елга-чишмәләрне саклыйк. Килер буынга ниләр калдыруыбыз хакында уйланыйк.

Флүрә Газизова.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас