+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
16 февраль 2022, 15:40

"Әтиемә кияүгә чыктым..."

Кая бара бу дөнья!?

Бу хәл турында 33 яшьлек хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Беләм, бу язма астында төркемдә утыручылар каты тәнкыйтьләр, әмма үземнең мәхәббәт тарихын язасым килде. 16 ел элек әти авариядә үлде. Шул хәлдән соң әни тормыш тәмен югалтты. Мин дә төшенкелеккә бирелдем. 10 елдан соң әни өйгә икенче ир алып кайтты.

Шундый чибәр, матур телле. Ул миңа беренче караштан ошады. Әлбәттә, безнең фатирда торуына каршы булмадым. Әнигә карата да аның мөнәсәбәте яхшы иде. Минем белән беренче көннән уртак тел тапты. "Әти" дип дәшә башладым.

Бер ел бергә торгач, аңа гашыйк булганымны аңладым. Бер көнне аны ресторанга чакыртып, үз тойгыларымны сөйләдем. Әлбәттә, иң башта баш тартты, әмма аралаша торгач, тагын бер ел узгач, миңа гашыйк булды. Беренче вакытта мөнәсәбәтләрне әнигә белдермәдек. "Минем икенче хатыным бар" дип, өйдән чыгып китте.

Мин безнең мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерәсем килде. Ул ризалашты. Әнигә сөйләргә вакыт җитте. Бу хәлне белгәч, әнинең күзләрен күрсәгез... Авырмаса ярар иде, дип тордым. Шул ук вакытта безне өйдән куып чыгарды.

Бүген мин 20 яшьтән өлкәнрәк "әти"емдә кияүдә. Бәхетле тормыш кичерәм. Тик әнине югалттым. Гафу итмәде...", - дип язган ул.

Фото: mykaleidoscope.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: