Бу хакта ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язган.
"Бүген барлык хәлдә акча ярдәмгә килә. Ходайга шөкер, мин - бай кеше, һәм нәрсә телим - шуны алам. Ир-егетләргә килгәндә дә, кайсысын телим, шунысы белән булам. Миңа рәсми ир кирәкми.
Ирләр сине яратсын өчен матур булырга кирәк, ә матур булыр өчен хатын-кыз үзен карарга тиеш. 48 яшьтә булсам да, миңа 30ны да бирмиләр. Шуңа күрә яшь ир-егетләр дә миңа еш карый. Әле менә 25 яшьлек егет белән йөрешәбез.
Шуңа күрә, кызлар, ир сайлаганда аның байлыгына карарга да онытмагыз. Ә иң мөһиме - үзегезнең матурлыгыгызны саклагыз. Ул сезгә бәхет китерер", - дип язган ул.
Бәхетнең акчада гына булмавын барыбыз да белә. Ә сез бу хатынның фикерләре белән килешәсезме?
Фото: pixabai.com.