20 февральдә бер кеше, хокук сакчыларына шалтыратып, кар көртендә нидер эзләнүче шикле ике ир турында хәбәр иткән. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча Эчке эшләр идарәсенең 6 санлы полиция бүлеге оперуполномоченныйлары Мамин-Сибиряк урамындагы йорт ишегалдына килеп җиткән.
Алар 38 һәм 42 яшьлек ике ирнең нидер эзләвен күрә, соңрак аларның наркотик яшерелгән урынны эзләве билгеле була. Полицейскийлар ирләрне тоткарларга маташканда соңгыларының берсе оперативникка көрәк белән кизәнеп килә башлагач, икенче оперуполномоченный янаучыга карата табель коралын кулланырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек ир каты яралана, аннан соң вафат була.
Әле тикшерү бара. Мәрхүмнең наркотик сөреме астында булуы ачыкланган.
Фото: bashinform.ru