Бу хакта бер хатын-кыз "ВКонтакте" социаль челтәренең "Гаилә" төркемендә язып калдырган.
"11 ел элек ирем белән аерылыштык. Без - икебез дә авыл балалары. Өйләнешкәч, шәһәргә күчеп, фатир сатып алдык. Биш ел бергә тормыш кичергәннән соң аерылышырга булдык. Ә закон буенча фатирның яртысы аныкы. Аны сатарга беребез дә риза түгел.
Аерылышкач та бергә яшәдек. Ул - бер бүлмәдә, мин икенчедә. Шулай 6 ел тордык. Ә өч ай элек ул бер хатын алып кайтты. Алар рәсми рәвештә өйләнешкән, куып чыгара да алмыйм. Дусларга: "Иремнең сөяркәсе белән бергә яшибез", - дип сөйлим, ышанмыйлар.
Башка сыймаслык хәл шул. Ничек кенә булса да уртак тел табарга тырышып яшибез инде", - дип язган ул.
Дуслар, ә сезнең танышларыгыз арасында шундый тормыш кичерүчеләр бармы? Аларга нинди киңәш бирерсез?
Фото: pixabai.com