+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 февраль 2022, 07:00

Тагын "Ларгус", тагын үлем...

Шаран районындагы юл-транспорт һәлакәтендә шофер вафат булган.

Тагын "Ларгус", тагын үлем...Тагын "Ларгус", тагын үлем...
Тагын "Ларгус", тагын үлем...
ЮХХДИ хәбәр иткәнчә, бүген Шаран белән Төмәнәк авыллары арасында "Лада-Ларгус" һәм "КамАЗ" бәрелешкәннәр.

Автоинспекторлар сүзләренә караганда, җиңел машина йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

- Машинада, шулай ук, ике пассажир - яшь егетләр бар иде, аларны дәваханәгә алып киттеләр, хәлләре соңрак билгеле булачак, - дип хәбәр итә ЮХХДИ.

Ведомствода, юл-транспорт һәлакәте урынында тикшерү-оператив төркем эшли, дип өстәделәр. Билгеләп үтик, "Лада Ларгус" маркалы машиналар -  шәһәрара пассажирлар ташу өлкәсендә популяр автотранспорт. Автоинспекторларның сүзләренә караганда, әлеге машина йөртүче коммерция рейсын башкарганмы икән, билгесез.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас