+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 февраль 2022, 04:40

Благоварга сөйгәне янына киткән...

Ә туганнары аны дөнья бетереп эзләгән.

Благоварга сөйгәне янына киткән...Благоварга сөйгәне янына киткән...
Благоварга сөйгәне янына киткән...
Свердловск өлкәсендә 10 февральдә 16 яшьлек кыз югалган иде. Ул элемтәгә чыкмый башлаган. Берничә көннән соң полиция кызны Благовар районы территориясендә табып алган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кызының югалуы турында аның әнисе хәбәр иткән. Полицейскийлар баланы эзли башлаган. Ул Башкортстанның Благовар районында булырга мөмкин икән. Кыз Интернет аша шушы районнан бер егет белән танышкан була. Көннәрдән бер көнне ул, такси чакыртып, юлга чыга.

Полицейскийлар Благовар районыннан коллегалары белән элемтәгә кергән, ә тегеләр эзләүгә керешкән. Бераздан үсмер кызны табып, аны балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә илткәннәр.

Фото:  bash.news
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас