+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
25 февраль 2022, 14:35

"Интернетта уйнап, гаиләнең бөтен акчасын бетерде..."

Бу дөньяңа шундый ир-егетләр дә бар шул.

"Интернетта уйнап, гаиләнең бөтен акчасын бетерде..."
"Интернетта уйнап, гаиләнең бөтен акчасын бетерде..."
"ВКонтакте" социаль челтәренең "Югалып калган ир" төркемендә хатын-кыз иренең Интернетта уйнап, акча бетерүләре турында язган.

"Бу Интернет уеннары безнең гаиләне юк итә язды. Ирем бу уеннар белән 3 ел элек мавыга башлады. Аннары акча белән бәйле нәрсәләргә күчте. Бер көнне 10 мең отса, икенче көнне 20не югалта.

Бер елдан эшен ташлады. Имеш тә, Интернетта гына акча эшли. Әмма, минем акчаны югалту белән генә шөгыльләнде ул. Аның хәзер "Интернет зависимость" чире башланды.

Быел аңа акча бирүдән туктагач, мин эштә булганда, "Авито" сайтына йортны сатарга куйган. Бу хәлне белү белән өйдән куып чыгардым.

Кызганыч үзе, яратам бит. Бәлки, бу чирдән ярдәм итә ала торган табиблар бардыр, киңәш бирегез әле", - дип язган ул.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: