Алар корбаннарының аякларына ябышкан һәм киемнәрен өзгәләгән. Әлеге хәл кичә төштән соң булган. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта хәбәр итте. Түрә сүзләренчә, коткару хезмәтенә шаһитлар шалтыраткан.
- Ашыгыч ярдәм, участковый килгән. Этләрне куып җибәргәннәр, алар үзләрен агрессив тоткан. Каза күрүчеләрне травмпунктта караганнар. Аларны кышкы киемнәренең калын булуы коткарып калган, тәннәре җәрәхәтләнмәгән, - дип язган Иванюта.
Ул, хатын белән бала нык курыкканнар, дип билгеләп үтә һәм бу хәл уңаеннан үкенеч белдерә.
"Хатын-кыз белән сөйләштем, ул, әлбәттә, шок хәлендә. Вакыйга урынына этләрне тоту өчен махсуслаштырылган оешманы чакырттылар. Хәл шактый кискен. Без бүген үзебез паркта бала белән йөрдек", - дигән район башлыгы.
Ул халыкны этләрен урамга чыгармаска чакыра. Түрә сүзләренә караганда, шәһәр үзәге буйлап та, аның читендә дә муенчаклары булган этләр күп йөри, аннары алар берәдәк этләргә кушыла...
Фото: versiya.info