Ул "Hyundai Solaris" машинасында үзенең дустын Уфа аэропортына илтә, ә кайтыр юлда элемтәгә чыгудан туктый. Бер тәүлек узгач, аны Башкортстан башкаласының бер дәваханәсендә таптылар.
Иртәнге алтыда ул Сарапулдан Уфа аэропортына бер дустын алып киткән. Аэропорттан соң ул элемтәгә чыкмый башлаган. Сергейның хатыны Сарапул полициясенә гариза язган.
Кичә Сергейның хатыны Светланага Уфа дәваханәсеннән шалтыратканнар һәм иренең анда булуын хәбәр иткәннәр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ирнең юлда сәламәтлеге белән проблемалар килеп туган.
Фото: мк.ру