+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
1 март 2022, 15:09

"60 яшьлек иргә кияүгә чыгарга ризамын. Акчасы гына булсын!.."

Уфада яшәүче 16 яшьлек кыз шундый фикердә.

Бу язманы кыз "ВКонтакте" челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Әлеге вакытта бер егет белән дә йөрмим. Кирәкми дә. Миннән сорыйлар: булачак ирем нинди булырга тиеш? Мин егетләрнең чибәрлегенә карамыйм. Иң мөһиме акчасы булсын. Чөнки рәхәттә яшисең килсә, акча күп кирәк, Ә хатын-кыз каян ала ул акчаны? Дөрес, бай ир кирәк.

Шуңа күрә мин бүгеннән 60 яшьлек иргә дә кияүгә чыгарга ризамын, акчасы гына булсын. Ә мәхәббәт? Акча булган урында мәхәббәт барлыкка киләчәк. Яшәү өчен уңайлы шартлар гына булсын!" - дип язган ул.

Дуслар, сез бу кызның фикере белән ризамы?

Фото:Pixabai.com

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: