Әлеге ханымга үз-үзен саклауның рөхсәт ителгән чикләрен арттырганда кылынган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды.
Бу хәл шәһәр фатирларының берсендә былтыр ноябрьдә була. Ызгыш барышында ир хөкем ителүчене кыйный, ә аннары, чәчләреннән тартып, идәнгә аудара, өстенә утыра һәм буа башлый. Хатын пычакка кадәр үрелә ала һәм дүрт тапкыр ирнең күкрәгенә чәнчә. Соңгысы, үпкәләре ертылып, шул урында һәлак була.
Хөкем карарын чыгарыр алдыннан судья аны йомшарта торган шартларны игълан иткән: тәүбә итү, гаебен тану, үлүченең үз-үзен начар тотуы һәм гаепләнүченең кечкенә баласы булу.
Хатын-кызны гаепле дип таныдылар һәм аңа ел ярым иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләделәр. Ул үз йортын 23:00дән 6:00гә кадәр калдырып китә, шәһәр читенә чыга һәм яшәү урынын үзаллы алыштыра алмый.
Фото: кп.ру