+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 март 2022, 12:00

Эчәргә җитмәгәч...

Кич корылган табын канкоеш белән тәмамланган.

Күмертау шәһәрендә хәмер эчү теләге бер ирне кабергә кертә язган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, бу ир һәм аның 48 яшьлек хатыны кичне спиртлы эчемлекләр эчеп үткәргәннәр. Иргә хәмер аз булып тоела һәм ул хатыныннан яшергән урыныннан тагын алып керүне таләп итә. Хатын, иренең болай да бик нык исерек булуын әйтеп, баш тарта.

Ир котырып китә һәм, хатынын чәченнән эләктереп, аш бүлмәсенә сөйри башлый. Үзен кыйналудан саклау өчен хатын, пычак эләктереп, иренең корсагына чәнчә. Шуннан соң ул үзе ашыгыч ярдәм чакырта, табибларга актив ярдәм итә һәм ире турында кайгырта.

Ир үзенең конфликтта гаепле булуын таныган. Суд хатын-кызны җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә карар кылган. Аңа 8 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр.

Фото: кп.ру

Эчәргә җитмәгәч...
Эчәргә җитмәгәч...
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас