Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, ут Шапошников урамындагы шәхси йортны ялмаган.
Вакыйга урынына оператив рәвештә ашыгыч хезмәтләр – 19 кеше һәм 7 берәмлек техника килгән. 28 минуттан янгынны тулысынча сүндергәннәр. Янган йортта 68 яшьлек хатын-кызның һәм аның 47 яшьлек улының гәүдәләре табылган.
Янгынның сәбәпләре ачыклана. Фаҗига урынында МЧС хезмәткәрләре эшли.
фото: "МЧС по РБ"