28 февральдә полициягә Сосновка авылында яшәүче бер хатын мөрәҗәгать иткән. Ул ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге күршесен үле килеш тапкан.
Судмедэкспертиза күрсәткәнчә, ветеран берничә атна элек үтерелгән. Тикшерүчеләр «кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, ә тиздән җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклый алган. Аларның берсе элек хөкем ителгән 39 яшьлек ир булып чыккан. Аның әшнәсе дә тотылган.
Икенче шикләнелүчене тоткарлагач, картина тулысынча ачыкланган. Февраль башында шикләнелүчеләр үтерелгән кеше йорты янында хәмер эчә һәм аңа хат ташучының пенсия алып килүен күрә. Адәм актыклары акчаны үзләренә алу өчен картны башына берничә тапкыр балта белән сугып үтергән. Аннары, 27 мең сум акчасын алып, Уфага качкан.
Фото: кп.ру