Ришат төшке ашка кайтып кына утырган иде, телефон шалтырады. Чыбыкның теге очында эндәшәүче юк, бераз мышнаган тавыш кына ишетелде кебек. “Алло! Исәнмесез, ник дәшмисез?” – дигән соравына: “Мин Алиянең сөяркәсе”, – дигән яшь кенә ир-ат тавышы ишетелде. Һәм трубканы куйды. Ришат кына кулында тоткан телефон трубкасын кая куярга белми изаланды. Аптырагач, кресло өстенә ыргытып, чыгып китте.
Юк. Ышанмый ул бу сүзләргә! Алиясе бит аныкы гына, алар бер-берсеннән башка яши дә алмый! Бу – ялгышлык! Кемдер аның белән шаяра.
Ришат йөгереп ишегалдына чыкты. Чабып барып, бишекле мотоциклын кабызырга уйлады, тик аның ачкычын таба алмый интекте. Никтер гаражга атылып керде. Кулына бау алды. Ул уеннан тиз генә айнып киткәндәй булып, балтага күзе төште. Утын яра торган балтаны, бераз гына тиеп китсә дә, өзеп алырдай итеп чарлап куйды... Аны бу мизгелдә күргән кеше, һичшиксез, акылдан шашкан дип уйлар иде. Кая барып тотынырга, ни эшләргә белми азапланды. Кире өйгә атылып керде дә Алиянең эш номерын җыйды. Эшендә Өлкәннәр көне уңаеннан уздырылачак бәйрәмгә әзерләнеп йөргән Алия, иренең телефон аша: “Өйгә кайт!” – дип акыруыннан куркып китте. Ришатның бит аңа бүгенге көнгә кадәр беркайчан да тавыш күтәргәне булмады.
Тормышлары җитеш, тупырдашып, ике уллары, бер кызлары үсеп килә. Гаилә башлыгы буларак, Ришат тырыш, үз көчләре белән йорт җиткереп, куышлы да булдылар. Алтын куллы ире Ришат, уңган яшь хуҗабикә Алия, күпләрне көнләштерерлек итеп, авылда тормыш башлап җибәрделәр. Ялт итеп торган ныклы йорт-кура, ихата, абзар тулы мал-туар, җитеш-мул тормышта бәхет тантана итә. Кайвакыт, туры әйтмәсәләр дә, икесенең дә бергә эшләгән хезмәттәшләре аларга карата көнчелек хисләрен сиздерә иде. Бигрәк тә сыйныфташы, авылдашы Рәсимә җае чыккан саен Алияне “чеметеп” алырга ярата. Ике сүзнең берендә “сез бит байлар”, “синең бит акчаң море...” кебек сүзләрне кыстырырга онытмый. Рәсимәнең кечкенәдән үк укуга бер дә “борыны” кермәде шул, мәктәп программасын да сай гына үзләштереп, сигезенче сыйныфны аннан-моннан тәмамлап, үзеннән күпкә өлкәнрәк егеткә кияүгә чыкты. Бер-бер артлы ике ир бала тапты. Ә Алия, укуын тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштерде, үзенең туган мәктәбенә химия һәм биология фәнен укытырга кайтты. Ә Рәсимә ул вакытта мәктәптә идән юа иде. Рәсимәнең уллары да үзе кебек үк укырга бик яратмадылар. Алар белән иза чиккәннәрен Алия үзе генә белә. Шулай да Рәсимәнең улларын һәрвакыт мактап, үсендереп торды, төрле бәйгеләргә йөртергә, мәктәптә һәм район күләмендә узган чараларда катнаштырырга тырышты. Алия күпме генә яхшылыклар эшләсә дә, Рәсимә эчтән генә Алиягә начарлык теләп йөрде, ничек булса да аның гаилә тормышының астын-өскә әйләндерәсе килде. Уйлап карасаң, Алия Рәсимәгә бер генә начарлык та эшләмәде, югыйсә. Ә Рәсимә аны күралмый. Мәктәптә яхшы укып, югары белем алганы, уңышлы кияүгә чыкканы, мул һәм бәхетле тормышлы булганы өчен күралмый. Һәм менә вакыт җитте. Рәсимә Алиянең өйдә түгеллеген белә, Ришат төшке ашка кайтачак. Ул ирләр тавышы керә башлаган улына җәһәт кенә Алияләрнең йорт телефоны номерын җыеп бирде. Улы әнисе әйткән сүзләрне ике дә уйламыйча, зур канәгатьлек хисе белән телефон трубкасына кабатлады: “Мин – Алиянең сөяркәсе!”
Алия мәктәптәге барлык эшләрен ташлап, йөрәге урыныннан купкан хәлдә өйләренә ашыкты. “Ни булган соң? Ришатны нинди корт чаккан?” Бер нәрсә дә аңламаган Алия ниндидер куркыныч буласын йөрәге белән сизә иде. Ул мәктәп капкасын чыгарга да өлгермәде, Ришат мотоциклы белән килеп туктады. Алия чак утырып калды, ире газга басты. Капка төбенә килеп туктау белән, Алияне өстерәп төшереп, бер сүз әйтмичә капкага китереп терәде дә: “Алия, үтерәм мин сине! Өстерәлчек!” – дип, теш арасыннан гына чыгарды.
Тавышка колаклары ияләшмәгән күршеләре Мәрьям апа йөгереп керде. Ришатның өскә күтәрелгән кулындагы балтасын ничек тотса, шулай тартып алды. Мәрьям апаның учларыннан аккан кара канны күреп Ришат айнып киткәндәй булды.
– Ришат, нәрсә булды? – дип, Алия елап җибәрде. – Аңлат, нишлисең син?
Алия тиз генә күрше әбисенең кулларына, сумкасыннан алып, кулъяулыгын япты. Ап-ак кулъяулык кып-кызыл төскә керде. Алия күршесен өйгә алып кереп, кулларын җылымса су белән юдырды, бераз марганцовка салып, чайкатып алды һәм артык кысмыйча гына йомшак итеп бәйләп куйды. Бу минутларда алар икесе дә сүзне нидән башларга белмәде. Чөнки тавышның нилектән чыкканы аларга мәгълүм түгел иде.
Ришат та бераз суынды сыман. Кыенсынып кына өйгә керде дә: “Синең сөяркәләрең өйгә шалтырата хәзер”, – диде. Алия кемдер шалтыратканын аңлады. Тик кем? Ни өчен? Аның бит хәләленә беркайчан да хыянәт иткәне булмады, нинди сөяркә? Йөгереп барып, телефонның номер билгели торган экранын карады. Экранда соңгы шалтырату Рәсимәләр телефоныннан кергән. Алия куркып китте. Ришатны чакырып китереп, бармаклары белән телефон номерын күрсәтте. Барысы да сүзсез дә аңлашылды. Ришат бу минутларда эчтән генә үзен тирги, Алиясе алдында аңа бик оят иде. Бер белмәгән кеше шалтыратуына ышанып, сөеклесен рәнҗетүенә йөрәге кысып куйды. Алия аны гафу итәрме? Ник ул башта ук кем шалтыратканын карамаган! Көнләшү баскан аңы шул минутта хәтта телефонның номер яздыруына да игътибар итмәгән бит!
– Дөнья түгәрәк ул, – диде күпне күргән, күпне кичергән күршеләре Мәрьям әби, хәлнең нидә икәнлеген тиз арада аңлап алып. – Кырын эш, кырык елдан соң да беленә, ә менә нахак сүз “тота” ул. Нахак рәнҗеше, гаепсезгә аккан күз яшьләре җиде буынга кадәр эзәрлекли. Кызганыч, күпләр моны аңламый шул. Үзләренә төшмәсә дә, соңрак, балаларына, оныкларына каргыш булып төшә.
Алия үпкәләмәде дә, рәнҗемәде дә бу мизгелдә. Аның йөрәге генә сыкрап алды. Ни өчен Рәсимә бу адымга барды? Ришат кызган мәлдә аңа балта белән бәргән булса, балалары ятим кала иде бит. Бер гаепсезгә дип, бик озак тынычлана алмый йөрде. Шул вакыйгадан соң кан басымы да югары булып калды.
Шулай да гаилә тормышы үз эзенә кайтты. Алия белән Ришат кеше сүзенә игътибар итмәскә, уйлап эш итәргә, дөреслекне бары тик бер-берсеннән генә белергә сүз куештылар.
Тормыш дәвам итте. Ришат та, Алия дә Рәсимәгә берни сиздермәделәр. Әлбәттә, Рәсимә, Алияне икенче көнне эшенә кара янган йөз белән килер, дип көткән иде. Тик алай булмады. Үзе корган мәкерле план тормышка ашты дип, кичтән болай да салмыш иренә үз куллары белән тагын бер-ике рюмка өстәп тә бирде. Шунлыктан исерек ире, төне буе йөреп, төн урталарында аны өеннән куып чыгарды. Рәсимә иртәнге якта гына өенә керә алды һәм кулына ни эләксә, шуны киеп, эшкә килде.
Менә Алия бүген дә шул вакыйганы исенә төшерде. Ул беркемне дә каргамады, бер кешегә дә үпкә сакламады. Шулай да, Рәсимә бәхетле хатын-кыз булып яши алмады. Сәрхүш иреннән бер җылы сүз ишетмәде. Алияләргә шалтыраткан улы, авариягә очрап, һәлак булды. Икенче уллары Себер ягына китеп, үзеннән күпкә өлкәнрәк хатынга йортка керде. Күптән инде Рәсимәнең хәлен белгәне, кайтып киткәне дә юк. Шулай итеп, Рәсимә үзе дә әкрен генә рюмкага үрелә башлады. Башта кешеләргә сиздермичә генә эчсә, соңрак, йорт саен теләнеп йөреп, эчүгә сабышты. Бер иртәне аны күптән мал-туардан бушаган абзарларыннан асылынган килеш таптылар.
Югыйсә, Алия Рәсимәгә бер тамчы да рәнҗемәгән иде. Ә дөнья, Алия-нең күршесе Мәрьям апа әйткәндәй, түгәрәк. Кешеләргә эшләгән явызлыгың үзеңә әйләнеп кайта. Рәнҗеш төшә, нахак тота ул.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.