— 8 Март уңаеннан барыгызның да әниләрен чакырып, бәйрәм оештырачакбыз! Алдан әйтеп куегыз, киләсе җомга килергә әзерләнсеннәр! — диде Лилия апалары дәрес беткәндә.
Гөлнурның башы түбән иелде. Их, нишләргә?.. Әнине китермәскә ничек сәбәп табарга?
— О! Бүген үк әнигә әйтергә кирәк, яңа күлмәк алсын. Минем әни бу бәйрәмдә иң матуры булачак! — диде Алина, сумкасына китап-дәфтәрләрен сала-сала.
— Хе! Нишләп әле синең әни иң матуры булсын? Иң матуры — минем әни ул! — дип каршы төште Әлфия.
— Кызлар, кызлар, бу ни бу? Ямьсез әниләр булмый! Әниләрнең барысы да матур! — дип бәхәсне туктатырга тырышты сыйныф җитәкчеләре.
Гөлнур гына иелгән башын күтәрмәде, сөйләшүгә кысылмады. “Их, апа! — дип уйлады ул эченнән генә. — Ямьсез әниләр булмыйдыр ул, бәлки... Ә менә картәниләр була!..”
...Гөлнур туганда әнисенә — 44, әтисенә 48 яшь булган. Ул бу дөньяга бәби алып кайтырга өметләре өзелгән әти-әнисенең көтелмәгән шатлыгы булып туган. Әлбәттә, әти-әнисенең күңелендә еллар буе җыелган наз җылысына мулдан коенып үсте кыз. Ул үзе дә аларны чиксез ярата һәм үткән елның җәенә кадәр берни турында да борчылмады. Җәй көне, 12 яшенә бүләк итеп, әти-әнисе аңа Уфа янындагы лагерьга юллама алып кайтты. И шатланды инде кыз!
Аралашучын кыз лагерьда яңа дусларны да тиз тапты, барлык чараларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Бер атна үткәч, бер бүлмәдә яшәгән Айгөл аптыратты аны:
— Гөлнур, синең янга картәтиең белән нәнәең килгән, бар төш!
— Ничек инде, минем бер нәнәем генә бар, ул бик олы инде, килеп йөри алмый...
— Сафарова Гөлнур син бит? Син! Алар сине сорады.
Аска төшкән Гөлнурны әтисе белән әнисе елмаеп каршы алдылар. Күп күчтәнәчләр дә алып килгәннәр. Шунда кыз беренче тапкыр якыннарының башка әниләрдән, әтиләрдән бераз аерылып торуына игътибар итте. Әнә Альбинаның әнисе, аңа 31-32 яшьләр тирәседер. Кыска итәктә, чәчен модалы итеп кистергән, озын алкалар таккан... Ә алар отрядындагы Артурның әнисе соңгы модалы джинсыда. Ә әтисе нинди! Яшь, озын буйлы, киң җилкәле, кәттә итеп киенгән. Гөлнурның бераз бөкрәя төшкән, күзлек кигән әтисе түгел инде...
— Әни, син нигә чәчеңне буямыйсың ул? — дип сорады Гөлнур, якыннарын аптыратып. — Буй-буй ак чәчләрең күренеп тора...
— Кызым, мин гомер буе бизәнмәдем, буянмадым, инде үзгәрә алмам, — дип елмайды әнисе һәм, янчыктан тәмле пирожкилар чыгарып, Гөлнурны сыйларга тырышты.
Менә шул көннән соң кыз әнисен башка әниләр белән чагыштыра башлады. Аның чал төшкән чәчләрен артка җыеп, тамчы да бизәнмичә, тездән түбән итәкләр киеп йөрүче, алтынчы дистәсен ваклаучы әнисе башка әниләрдән бик аерыла иде шул...
Менә Гөлнурларның биология укытучысы Әнисә апалары да аның әнисе яшендәрәк. Ләкин сез аны күрсәгез! Гәүдәсенә килешеп торган модалы костюмнар кия, оста итеп бизәнә, кыска чәчләрен килешле итеп буяп, фен белән күпертеп йөртә. Ә аның әнисе... Үзе карт, үзе... модасыз...
Юк, әнисенә үзенең аннан оялганын сиздермәде Гөлнур. Бары дуслары, сыйныфташлары аның әти-әнисен күрмәсен өчен тырышты. Беркемне дә өйләренә чакырмады. Мәктәптә дә бик тырышып укый башлады, тәртип бозмады, чөнки ул әти-әнисен мәктәпкә чакыруларын теләми иде.
Ә мәктәптә тиздән 8 Март бәйрәменә әзерлек башланды. Кемдер җыр өйрәнде, кемдер шигырь сөйләргә әзерләнде, ә Гөлнурны бәйрәмне алып баручы итеп билгеләделәр.
Менә, ниһаять, җомга җитте. Гөлнур көчле күңел киеренкелеге кичерде. Юк, кичәне алып барачагыннан түгел, әнисенең мәктәпкә киләчәгеннән уңайсызланды. Тагын берәрсе аның әнисенең өлкән яшьтә булуы турында әйтер микән, дип борчылды.
Менә киенешкән-бизәнешкән әниләр дә күренә башлады. Алинаның әнисе күз явын алырлык кызыл күлмәктә килгән. Зифа гәүдәсенә күлмәге сылашып тора. Сарыга буялган чәчләре бөдрәләтелгән. Әлфиянең әнисенең күлмәге ялтыр-йолтыр килә, үзеннән тәмле хушбуй исләре бөркелә. Гөлнурның әнисе тыйнак кына зәңгәрсу күлмәген киеп, соңгылардан булып килде һәм арттагы урыннарның берсенә утырды.
Балалар әзерләгән концерт матур килеп чыкты. Әниләр дәррәү кул чапты.
— Балалар, ә хәзер әниләрегез белән дә танышып үтик, алар да сезгә бүләк итеп матур чыгышлар әзерләде, — диде соңыннан укытучы апалары, һәммәсен гаҗәпләндереп.
Бер укучының әнисе бик матур итеп җыр башкарды. Бер әни шигырь сөйләде. Өч әни бергә кызыклы такмаклар әзерләгән. Хәтта заманча бию номеры әзерләгән әниләр дә булды. Башта һәркайсы үзе белән таныштырып, исемен, кайда эшләве турында да әйтеп китте. Соңгы булып Гөлнурның әнисе чыкты. Ул урыныннан кузгалгач, кызның битләре уттай янды. “Нигә чыга инде, нигә генә чыга инде?” — дип уйлады ул.
Барлык күзләр аның әнисенә төбәлде.
— Балалар, мин җыр да, бию дә әзерләмәдем, — диде әнисе, елмаеп. — Мин китапханәдә эшлим. Сезне серле, кызыклы китаплар дөньясы белән таныштырырга теләр идем. Ләкин барлык китаплар хакында да бүген сөйләп бетереп булмас. Бүген бер китаптан өзек кенә сөйләп китәм. Тыңлагыз әле, бер малайның тормышы, маҗаралары турында ул.
Менә Гөлнурга кечкенәдән таныш ягымлы тавыш матур итеп сөйли башлады. Белә ул, белә әнисенең ничек мавыктыргыч итеп сөйләгәнен! Күпме әкият тыңлап үсте бит ул әнисеннән... Әнисенең нинди китаптан өзек сөйләвен шунда ук төшенде ул — Чарльз Диккенсның “Оливер Твист маҗаралары”. Сыйныфта тынлык урнашты. Кызлар, малайлар, хәтта әниләр дә, дөньяларын онытып, ятим малай тормышындагы кызганыч маҗараларны тыңлый иде. Хәтта Алинаның әнисе дә, матур итеп буялган тырнакларын карап утырудан туктап, Гөлнурның әнисенә төбәлде. Кыз үзе дә, иелгән башын күтәрергә җөрьәт итеп, якын кешесенә карарга булды. Баксаң, зәңгәр күлмәге килешеп тора икән аның әнисенә! Күзләренең зәңгәрлеге дә ныграк чагыла. Бераз гына сөйләде дә туктап калды ул.
— Шуннан, шуннан ни булган? — диде бер түземсез малай.
— Шуннан ни булганын китапны укыгач белерсез, дуслар, — дип елмайды Гөлнурның әнисе. — Безнең район китапханәсендә тагын бик күп кызыклы китаплар бар. Килегез, барыгызны да көтәм!
Бәйрәмнән соң укучылар бергәләп сыйныфны җыештырырга калды.
— Вәт синең әниең шәп сөйли, ә! — диде Ирек Гөлнурга.
— Ә ул китапханәдә нинди көннәрдә эшли? — дип сорады икенче сыйныфташы.
— Миңа да синең әниең ошады, Гөлнур! Китапханәгә мин дә барам әле, — диде өченчесе. — Ә әтиең кайда эшли синең?
— Әти техникумда укыта, — диде Гөлнур, битләренең янә уттай янганын сизеп.
— О! Син шуңа шундый акыллы, әйбәт укыйсың инде, әти-әниең шундый кешеләр булгач... — дип нәтиҗә ясап куйды Ирек.
Өйгә кайткач, караватына капланды да күз яшьләренә ирек бирде Гөлнур. Аның күңелен әти-әнисе өчен горурлык хисе дә, алардан оялганы өчен үзен гаепләү хисе дә биләп алган иде...
Якыннары өчен горурлык кичерәсе көннәре алда әле кызның. Күп еллар үткәч, институт тәмамлыйсы елында ул сөйгән кешесен инде бик олыгайган әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтачак. Дүртәүләшеп кичке аш артында күңелле кич үткәргәч, икенче көнне егетеннән матур сүзләр ишетәчәк:
— Гөлнур! Синең әти-әниең — искиткеч кешеләр! Шундый акыллы, белемле, киң күңелле кешеләрнең кызы минем кәләшем булуына бик бәхетле мин!
Ләйсән Якупова.