+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
13 март 2022, 12:05

Балык тәмугка кертә

Курыкканга – куш күренә, диләр, дөрестер.

Балык тәмугка кертәБалык тәмугка кертә
Балык тәмугка кертә
Безнең халыкта мәкальләр бихисап. Шулар­ның берсе – “Тамак тәмугка кертә!” Мин аны “балык тәмугка кертә”, –  дип үзгәр­тер идем. Ни өчен икәнен шушы язманы укыгач аңларсыз.

Бик матур көнне, артык уйлап тормастан, балыкка барырга булдым. Кармаклар да, җим дә һәрвакыт  әзер тора. Җимгә  арпа ярмасы пешерелеп, суыткычка алып куелган. Хәстәр­леклемен чөнки. Квадроциклыма әйберләремне төядем дә  киттем балыкка. Буаның алгы өлешенә барырга уйласам, юл озынлыгы ике чакрым чамасы булыр. “Юл тигез, ат симез” дигәндәй, килеп җиттем буага. Башта тирә-ягымны күздән кичердем. Җиңел машиналар күпме, таныш-белешләр юкмы?  Кармак җебемне сүттем дә җим куеп суга ыргыттым. Әлбәттә, кармак сабына шалтыравык куярга онытмадым.
Урындыгыма җайлап утырдым да, кинәнеп, тирә-якны күзәтәм. Хәтсез генә вакыт үтсә дә, кармак сабындагы шалтыравык тавыш бирергә уйламады. Кармак җебен җыйдым да, энә очына яңа җим куеп, яңадан суга ыргыттым. Юк балык, эт ашагыры. Булмагач та булмый икән. Ярый, урынны алыштырып карыйк. Кармакларымны  алдым да буаның икенче ягына чыктым. Юан  торбадан шаулап су агып төшә дә  юлын дәвам итә.  Торбадан  агып төшкән су киң һәм түгәрәк чоңгыл барлыкка китерә. Шунда кызылканат балыклары йөзә... һушың китәрлек! Үзләре беләк буйлылар, күзгә күренеп су өстендә йөзә­ләр. Эх, шуларны кармакка эләкте­рәсе иде! Тик аларга ярый торган җим юк. Миндә карп, табан балыкларына дип әзерләгәннәре генә. Кызылканатларга суалчан, яисә чикерткә кирәк. Иелеп  чикерткә эзләргә керештем. Күренүен күренә­ләр дә бит, тик эләктерүе ансат түгел.
Һап, берсен тоттым, тәки. Кармак энәсенә кидердем дә тизрәк суга ташладым. Күңелле  уйларга чумып, ниндирәк зурлыктагысы эләгер икән дип, фараз кылам. Аңламыйча да  калдым: балык кармагымны тартты дигәндә генә, аяк астымда кинәттән бушлык тойдым. Шул мизгелдә үк аска – суга очтым... Ярый, минем бәхеткә, артык тирән урын булмады. Якындарак, ауган агачның бер ботагы  су өстенә чыгып тора. Судан башым чыгу белән, эләктердем бу ботакны. Ярдәмгә чакырырга янымда эт тә, бет тә юк. Ярга таба, өскә үрмәләргә керештем. Кызылканат онытылды – чәчрәп китмәгәнме шунда.  Кармагым жәл, кәнишне, шәп иде.
...Шулчак кемдер,  чалбар балагымны эләктереп алып,  аска тарта башлады. Шул мизгелдә әкиятләрдәге Су анасы күз алдыма килеп басты. Нүжәли... Коточкыч бу уйдан йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә, тәнемне бер эссе, бер суык ала. Буыннарым тотмый башлады, тәнемне калтыравык алды. Исән генә котыла алсам ярар иде... Үзем дә сизмәстән, яшелле-күкле ямьсез тавыш белән акырып, суга карадым, тик анда беркемне дә  искә алмадым.   Бәрәч,  ниндидер могҗиза белән кармак энәсе чалбар балагыма эләккән. Артыннан чуалган кармак  җебе дә ияргән. Ярга менеп җиттем дигәндә, судан кармак сабы да күренде. Әллә исән калудан, әллә кармагым табылудан, күңелемне шатлык биләп алды.
Шулай итеп, мин тәмугтан якты дөньяга кайттым. Кармак сабын җебеннән тартып судан чыгаргач, өстемә карадым. Пычракта аунасаң да, бу кадәр булмас! Куркыныч та, чиркангыч та хәлдә идем. Әл дә янымда кеше юк. Киемнәремне салып, суын сыгып,  үләнгә ышкырга тотындым. Бераз кипшенеп кайтырга кирәк. Берничә көн балыкка килмәм, пожалуй...

Земфир ӘХЪЯРОВ.
Чакмагыш районы,
Таскаклы авылы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас