

“Агент 355”
Шушындый абстракт исем-кушамат белән аталган хатын-кыз АКШның бәйсезлек өчен көрәше тарихында сизелерлек эз калдырган. Ул Бөекбритания ягыннан үтә дә мөһим мәгълүматлар табу өчен генерал Вашингтон тарафыннан махсус булдырылган яшерен отряд әгъзасы була. “Леди 355” Британия җәмгыятенең югары даирәләре белән аралаша, чөнки ул, тарихчылар фикеренчә, үзе дә аксөякләр нәселеннән булган.
Әйтүләренчә, бу ханым теләсә нинди ир-егетнең “телен чишәргә” сәләтле була. Мәсәлән, аның тырышлыгы белән Британия ягына качкан генерал-майор Бенедикт Арнольдның сатлыкҗанлыгы, ә Джон Андреның Англия шпионы булуы фаш ителә.
Карама агачындагы Белла
Англиянең Вустершир шәһәре янында корыган зур карама агачы тора, хорафатка ышанучан урындагы халык аны “убырлы карчык агачы” дип йөртә. Шул агачның буш кәүсәсе эчендә 1943 елда фермерлар хатын-кыз скелеты табып ала. Полиция шунда ук мәрхүмәнең кем булганлыгын ачыкларга тотына.
Шул көннәрдә әлеге агачтан ерак түгел урнаштырылган бер обелискта ак буяу белән “Белланы убырлы карама эченә кем тыгып куйды?” дигән язу хасыйл була. Язманың авторын ачыклый алмыйлар, әмма теге мәрхүмәне шуннан соң “Белла” дип атый башлыйлар.
Җинаятьтә Белла табылганчы ук “Миңа агачтан бер хатын карап тора!” дип кычкырып йөргән, акылдан язып, психушкага ябылган Джек Моссол шикләнелә. Бер фараз буенча, Джек иптәше белән Белланы исерткәнче эчерәләр дә, шаярып, агач эчендә айнысын, дип, шунда тыгып куялар, тегесе исә аннан чыга алмыйча үлә...
Корнелия Рау
Бу хатын Австралия тарихына бер дә юкка кулга алынган кеше буларак кереп калды. Башта аның гаиләсе кызның сак астына алынганлыгын белми дә, туганнарына шизофрениядән дәваланган Корнелиянең дәваханәдән чыгып китеп югалуы хакында гына әйтәләр. Ачыклануынча, хастаханәдән савыгып чыккач, ул үткенче машиналарда бер авылга килә, анда исә аның үз-үзен тотышына аптыраган халык полиция чакырта.
Хокук сакчыларына ул үзен немка Анна Шмидт дип таныштыра, тегеләр исә, аның законлы иммиграциясе турында документ тапмагач, аны кулга ала (законнар шундый – илгә законсыз кергән!). Нәтиҗәдә, Корнелия Брисбендагы хатын-кызлар төрмәсендә 10 ай утыргач кына аны туганнары табып ала.
Башка вакыйгалардан аермалы буларак, Корнелия белән бәйле серне ачыклый алганнар, ә бу тарих исә илнең әлеге өлкәдәге законнарын камилләштерергә сәбәпче була.
Андреа Куипер
Калифорния полициясенә 1990 елның 1 апрелендә Хантингтон-Бич пляжыннан ерак түгел яшь кызның һәлак булуы турында хәбәр итәләр: юл аша чыкканда машина бәрдергән. Аның учында чәчләрне бөтереп эшләнгән боҗра табыла. Кызны беркем дә эзләмәгәч, тикшерү туктатыла.
Сер 27 ел үткәч, 2017 елда ФБР архивын яңартканда гына ачыла. Шул чакта элек җыелган мәгълүматның Вирджиниядә кеше югалу турындагы гаризада язылганнар белән туры килүе ачыклана. Билгесез булып исәпләнгән кызның фаразланганча 18 түгел, ә 26 яшьлек Андреа Куипер исемле булуы, депрессиядән җәфаланганлыгы билгеле була. Әти-әнисе кызларының язмышы ничек булганлыгын белүгә дә шат була, чөнки билгесезлек – моннан да яманрак.
Игезәктәш Эриксоннар
Урсула һәм Сабина күптән икесе ике илдә яшәгән, бик аралашмаганнар, ләкин 2008 елда Урсула һич көтмәгәндә игезәктәше янына килә һәм алар, өйләреннән чыгып качып, Лондон автобусына утыра. Үз-үзләрен сәер тоткан өчен аларны автобустан төшереп калдыралар.
Арытаба аларны полицейскийлар очрата, тегеләр тыныч кына шоссе уртасыннан китеп барган була. Сөйләшә башлагач, кызларның берсе кинәт үткенче машина астына ташлана, бераздан икенчесе дә аның үрнәгенә иярә. Янә торып басып, алар тагын берничә машина астына сикерә, полицейскийлар аларны тотып тыя алмый – алар шулкадәр көчле була!
Нәтиҗәдә, бераз гына җәрәхәтләнгән Урсуланы көч-хәл белән дәваханәгә озаталар, ә Сабинаны полициягә алып китәләр.
Полициядә бик тыныч күренгән Сабинаны бераздан чыгарып җибәреп, бик ялгышалар. Аның кунар урыны булмагач, очраклы иргә ияреп китә. Иртән исә иргә пычак белән берничә тапкыр кадый да 12 метрлы эстакададан сикерә, ләкин аннан соң да исән кала.
Аны биш елга иркеннән мәхрүм итәләр, ләкин ул үзенең кылыкларын аңлатып бирә алмый. Психологлар фикеренчә, кызлар бер-берсенә акылдан язу чирен йоктырган, бу күмәк психозны шулай гына аңлатып була, диләр.
Исдален табылдыгы
1970 елның 29 ноябрендә Норвегиянең Исдален үзәнендә янган хатын-кыз гәүдәсе табыла. Аның янында полицейскийлар йокы даруы, ликер шешәсе, бензин исе килгән ике савыт, көмеш кашык һәм янган паспорт табалар. Алар ачыклавынча, әлеге вакыйгага кадәр мәрхүмә тимер юл вокзалы саклау камерасында ике чемодан калдырган була. Аларда биркалары кисеп алынган кием, көмеш кашыклар, париклар, берничә пар күзлек һәм шифр теле белән язылган блокнот табыла.
Белгечләр шифрларның берничәсен укый алган. Шулардан чыгып, тикшерүчеләр, бу серле хатын дөнья буйлап 9 төрле псевдоним астында сәяхәт итеп йөргән, дигән нәтиҗәгә килә. Аның шәхесен ачыклый алмыйлар, шулай да полицейскийлар бу хатынның эшчәнлеге шпионаж белән бәйле булуында шикләнми.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).