+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 март 2022, 08:15

Ике баланы бәрдергән

Уфада 14 мартта 23 яшьлек шофер "ВАЗ" руле артында ике кызны бәрдергән.

Ике баланы бәрдергәнИке баланы бәрдергән
Ике баланы бәрдергән
Бу хакта шәһәрнең ЮХХДИ хәбәр итте.

Авария Машина төзүчеләр урамындагы 19нчы йорт каршында булган. Җиңел машина 13 яшьлек кызларны җәяүлеләр юлы аша чыкканда бәрдерә. Шофер сүзләренә караганда, ул светофорның яшел сигналына барган.

– Мин юл-транспорт һәлакәтен булдырмаска тырыштым – каршы як полосага чыктым, тик кызларны эләктердем. - ди автомобильче.

Укучылар травмалар алган һәм дәваханәгә урнаштырылган.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас