Каналның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, кадрда чит кеше булу сәбәпле, тикшерү үткәрелә.
Кыз туры эфир вакытында «Время» программасын алып баручы Екатерина Андрееваның артына баса. Эфирны өзмиләр, диктор, салкын канлылык күрсәтеп, сөйләвен дәвам итә. Чит кеше исә кадрда телеканалны ялганда һәм пропагандалауда гаепли.
Телеканал мөхәррире Марина Овсянникова бу хәл өчен җаваплылыкны үз өстенә алган.
Фото: мк.ру