

Бу хакта район башлыгы Артур Зарипов хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, этләр, нигездә, урманнарда өерләре белән яши.
"Хәтта алар кыргый табигать шартларында бүреләр белән катнаш кушылган дигән фараз да бар. Соңгы вакытта безнең «Бишбүләк» тыюлыгы территориясендәге урман массивларында күренәләр. Бу кыргый этләр күптән табигать кануннары буенча яшәргә өйрәнде. Бик хәйләкәрләр һәм агрессивлар. Кешеләрдән курыкмыйлар. Безнең районда кар күп булуыннан файдаланып, хәзер кыр кәҗәләрен аулыйлар. Алар бернинди кыенлыксыз кыр кәҗәләрен куып тоталар һәм аларның бугазына ябышалар", - дип яза Артур Зарипов.
Ул билгеләп үткәнчә, кыргый этләр Касимовка һәм Кош-Елга авылларында йорт хайваннарына һөҗүм иткән.
"Соңгы очрак Кош-Елга авылы янында булды, ул вакытта битараф булмаган кеше кечкенә кәҗәне коткарды. Ветеринарларны чакыртты. Тик, кызганычка каршы, икенче көнне хайван үлгән", — дип хәбәр итә Зарипов.
Бишбүләк районы башлыгы кыргый этләрне тоту мөмкин түгеллеген ассызыклый.
"Тыюлык территориясендә ау тыела. Хәтта заказникка мылтык та алып керергә ярамый. Этләрне, алар кыргый булса да, үтерергә ярамый. Закон моны тыя. Закон буенча, этләрне тоту, стерильләштерү һәм аларны шунда ук чыгару зарур. Әмма аларны берничек тә тотып булмый. Һәм бу ситуациядә нишләргә? Аларга ау игълан итә алмыйбыз. Ә урманга кешеләр, балалар барса? Ул чакта, әлбәттә, шунда ук җаваплыны да, гаеплене дә табачаклар. Тик соң булырга мөмкин", - дип язган Зарипов.
Фото: versiya.info