Илсөя Бәдретдиновага карабодай һәм шикәр бүләк иткәннәр. Тагы да "Тайд" порошогы. Барысы да бүген - дефицит!
Татарстанның атказанган артисты Чаллыда 5 көн буе концерт куйган. Монда җырчыга үзенчәлекле бүләк ясаганнар.
- Карагыз әле, миңа нәрсәләр бирделәр бүген. Монда карабодай, "Тайд" порошогы һәм шикәр, - дип шатлана Илсөя.
Шатлыгын уртаклашабыз һәм бераз гына көнләшәбез дә...
Фото: instagram