

Урман авылы читендәге ташландык иске ферма артында туңып бозга әйләнгән салам өемнәре өстенә чал башын куеп йокымсырап яткан буран әби, кинәт чана тавышын шәйләп, туң кулын көчкә күтәреп, ике бармагын тешсез авызына куеп сызгырып җибәрде. Ферма башында уйнаган җил егетләре сикерешеп, кар чәчләре туздырып алга омтылды. Калтыранган килбәтсез кулларын җәеп, буран карчыгы, бар көчен җыеп, азрак күтәрелеп, урман юлындагы чанадагы башкоданы куып җитәргә пыр тузып очып китте. Җил егетләренә: “Ат үтәсе юлларны күмеп, каршы төшеп, алга барырга комачаулагыз!” – дип, әмер бирде. Чыккан юлыннан берни дә чигендермәсен белеп, башкода һаман алга җилде. Буран әбиенең әмерен үтәргә тырышып ярсыган җил егетләре атның алдына төшеп, артка чигендерергә теләп, бар көчләрен салсалар да, акыллы ат бирешмәде. Бу юллар таныш аңа, үзенең хуҗасы – урман каравылчысы белән алардан күп үткәне бар. Әмма кышын караңгы бик тиз төшә, тирә-якны кара пәрдә каплап алды. Буран котырынып, пыр тузып, көртләр өеп, юлны каплап тантана итмәкче булды. Ат барыбер алга ашыкты.
Башкода багланган унбиш чакрым араны бик озак барса да, өметләрне өзми, биргән вәгъдәсен үтәргә ашкынды. Ап-ак карга уранып утырган Миләш авылына килеп җиттеләр, ниһаять. Таныш өйнең ачык капкасыннан кергәндә аты Йолдыз белән башкоданы танырлык түгел иде: икесе дә карга батканнар. Йолдызның озын керфекләре бозга туңган, биленә япкан чыптасына кар сарылып туңган. Чанадагы башкода Кыш бабайдай, өсте-башы кар гына, әйтерсең, әкият дөньясыннан килеп төшкәннәр... Аларны озатып килгән җил егетләре белән буран әбие капка төбендә тукталып калдылар да тынычлана төштеләр.
Атлы башкоданы каршыларга бушлат, олы пима кигән яшь солдат йөгереп чыкты. Ике куллап күрешкәч, башкоданың кар сарган авыр толыбын салдырды да: “Рәхим итегез өйгә, ә атыгызны үзем тугарып, сарайга кертермен”, – диде. Өйгә керер алдыннан башкода чанасындагы печән арасыннан зур гына капчык алып, тәмле аш исләре аңкыган җылы өйгә керде. Керүгә, аны булачак килене Гөлчәчәк каршы алып, түргә утыртты. Табын әзерләп йөргән сылу: “Бу минем Гөлназ апам була”, – дип таныштырды. Азрак югалып калган башкода бераз сүзсез торгач: “Исәнмесез, асыл Гөлназ. Мин Хөсәен булам”, — диде дә ишек янына куйган капчыгын алып: “Гөлчәчәк, бу урман чикләвекләре урман егетеннән”, – дип, кызга сузды. Кыз күчтәнәчне алгач, өтәләнеп, кунакны кадер итте. “Үтегез, менә бу бүлмәдә кулыгызны юыгыз, ашагач, мәтрүшкәле миндек белән кайнар мунча”, – дип елмайды.
Озак та үтмәде, солдат егет салкын җилләрне ишектән үткәрмәскә тырышып, җитез генә өйгә килеп керде. Өстәлгә каз бәлеше чыккач кына башкода: “Егет кем була?” – дип сорады. “Бу безнең энебез, солдаттан кайтты”, – дип сабыр гына таныштырды бәлеш бүлә-бүлә Гөлназ.
Ризыкланып, сыйланып җылынгач, Гөлчәчәкнең энесе Әмир кунакны мунчага алып китте. Башкода кинәнеп мунча керде, үзе дә сизмәстән моңаеп та алды. Ниндидер әйтелмәгән көч-дәрт, өметләр урап алды аны. Озак итеп, дөньясын онытып, иркенләп чабынды.
Ул өйгә кергәндә өстәл тулы яңа ризыклар белән чәй табыны әзерләп көткән кызларның каршылаганын күреп: “Әй, чибәркәйләр, тәмле мунчагыз өчен рәхмәт! Ә табыныгыз! Уңганнар өстәле!” – дип мактады. “Кызлар, бер соравым бар. Ә кода белән кодагый кайда соң?” Гөлчәчәк: “Менә хәзер кайтып җитәргә тиешләр. Күрше авылга бәби туена киткәннәр иде”, – дип әйтеп тә бетермәде, ишек алдында ат кешнәгәне ишетелде. Солдат егет уктай атылып әти-әнисен каршыларга йөгерде. Аларны өйгә кертеп, кашкар атын тугарып, сарайга япты. Ике атка да солы салгач, җылы су алып чыгып эчерде дә, өйгә ашыкты...
Кода-кодагый башкода алдында гафу үтенгәндәй аңлатты:
– Бер кызыбызның нарасыена исем туена барып кайттык...
– Исемен ничек куштыгыз соң? – дип сорады башкода.
– Гөлйөзем...
– Беләсездер, минем нинди йомыш белән йөргәнне, – дип тамак кырып җитди сүз башлады башкода. Без Яңа ел бәйрәменә туйга ниятләмәкчебез. Кияү буласы егет – Хәсән...
Гөлчәчәкнең әтисе сүзне озакка сузмады.
– Хуп, мин Хәсәнне яхшы беләм. Ул атна саен минем умарталыкка килә. Гөлчәчәк тә җәй буе умарталыкта. Аллаһка шөкер, дөньялар имин булсын!
Кулларны күтәреп аш-суга дога кылгач, башкода Хөсәен икенче бүлмәдә ирләрчә сөйләшеп утырыйк дип, урыныннан торды.
Иртән чәйдән соң башкода юлга әзерләнә башлады. Гөлчәчәк чикләвектән бушаган капчыкка сөлгегә төрелгән яңа пешкән икмәк салды. Әтисе өч литрлы банкадагы юкә балын башкода чанасындагы җиләк исе килеп торган печән арасына куйды. Ләкин беркем дә капчыкның эчке ягында замоклы бүлекне, андагы шигырь юллары белән язылган мәхәббәт хатын күрмәде... Чикләвекле капчык берәүгә мәхәббәт хаты алып килсә, икенчесенә җавап – җылы-җырлы яңа хат бар иде...
Башкоданы барысы да хөрмәтләп озаттылар. Ә ул шундый күтәренке күңел, олы өметләр белән юлга кузгалды. Бер күрүдә үзенә караткан асыллардан-асыл Гөлназны уйлап, хыялында аны кочып, энесе белән бергә үзенең туен да үткәрергә дип вәгъдә куйган кодага мең-мең рәхмәтләр әйтеп китте. Исәрләнеп искән җилләргә, шашкан җил-давылларга карамыйча, Урман авылына кайтып җиткәнен сизми дә калды. Башкода киткән көннән башлап Гөлчәчәкнең апасы йокыларыннан язды. Күз алдында чал башкода – Хөсәен булды... Үз бүлмәсендә яшереп кенә сөлгеләр чигеп, Гөлчәчәкнең чоландагы бирнәсе тутырылган сандык янындагы үзенең сандыгына салгач, кесәсендәге чәчәкле-чигүле кульяулыгын сөлге өстенә куйды да: “Бусын башкодага — Хөсәенемә бирергә язсын. Амин”, – дип үз-үзенә елмаеп, чоланнан кереп, чәй табыны әзерли башлады.
Тәрәзәгә сарылып баккан җилләр оялып җиргә сикерде дә, капка төбендәге өелгән карларны актарып, сызгыра-сызгыра урам буйлап йөгереп, ачык яланга – урман ягына ашыктылар...
Дилә Булгакова.