+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
21 март 2022, 19:25

Ален Делон үз теләге белән тормыштан китәргә җыена

Кайчандыр планетаның иң чибәр ире булган кеше бүген эвтаназия турында уйлана.

Ален Делон үз теләге белән тормыштан китәргә җыена
Ален Делон үз теләге белән тормыштан китәргә җыена

Француз актеры, сценарист һәм режиссер Ален Делон ирекле рәвештә тормыштан китәргә ниятли. Бу хакта «Российская газета» яза.

86 яшьлек актер Швейцариядә эвтаназия ясарга тели. Бу мәгълүматны артистның улы раслады.

Ален Делон 1935 елның 8 ноябрендә туган. Иң яхшы ир-ат роле өчен «Сезар» премиясенә лаек була. Узган гасырның 60-80нче елларының иң танылган актерларының берсе һәм секс-символы булып тора.

«Тормыш миңа башка берни дә китерми. Мин барысын да күрдем инде, барысын да кичердем. Әмма иң мөһиме, мин бу дәверне күралмыйм. Мин бу кешеләрне күралмыйм. Барысы да ялган. Хөрмәт юк, беркем дә үз вәгъдәсен үтәми. Акча гына әһәмияткә ия. Көн саен, иртәдән кичкә кадәр, без җинаятьләр турында гына ишетәбез. Мин бу дөньяны һич үкенүсез ташлап китәчәкмен", - дигән иде актер бервакыт.

Фото: sovetika.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: