Бу хәл 20 мартта Күмертау шәһәрендә булган. Малай ашыгыч рәвештә шәһәр дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлегенә озатыла.
Вакытында үткәрелгән дәвалау чаралары агуның токсик йогынтысын туктатырга мөмкинлек биргән.
«Хәзерге вакытта баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, аны чыгаруга әзерлиләр», — дип хәбәр итә «Кумертауское время» гәзите.