Тәҗрибәле әдәбият укытучысы Фаягөл Мәҗит кызы да кесәсенә валидол төймәсе салынган костюмын алдан хәстәрләп, әзерләп куйды. Тикшерүчеләр килгән көнне бөтенләй икенче кием киеп килгәне башына барып җитсә дә, артык көяләнеп, пошыргаланмады, чөнки бүген коллегаларының сумка-кесәләрендә булган дарулардан даруханә ачарга мөмкинлек булганын чамалый иде ул.
Хуш! Ачык дәрес кенә үткәрәсе калды. “Ничек тә ерып чыгармын, барыбер кимчелек тапмый калмаслар, шуның өчен килгәннәр бит инде алар”, – дип, үзен тынычландырырга тырышса да, тез буыннарының калтыравын басар өчен тел астына “төймә” куярга туры килде. Җитмәсә, тикшерүчеләр сыйныфка кереп утыргач, дәресне башлап җибәрим дигәндә генә бер укучы, янына килеп, колагына нидер пышылдарга тотынды. Үзен эчендә вулкан атылырга торган кеше кебек хис итсә дә, орышуның урынсыз икәнен аңлаган педагог башта елмайды, аннары баш какты. Әлбәттә, аның утларда янган бу халәтен үзеннән башка беркем дә сизмәде.
Дәреснең максаты Габдулла Тукайның “Пар ат” шигырен укып, анализлау иде. Барысы да алдан уйланылганча, план буенча барды. Тик аның: “Шигырь беренче тапкыр “Фикер” гәзитенең 1807 елгы 6 май һәм “Әлгасрелҗәдид” журналының шул ук елгы 5 май санында басыла” диюенә класста җиңелчә генә пышылдаган дулкын үтеп киткәндәй булды. Фаягөл Мәҗит кызы шундук тикшерүчеләргә күз төшерде. Юк, алар үз эшләре белән мәшгуль, нидер язып-сызып утыралар. Ә укучылар, кул күтәреп, сүз сорап маташа, имансызлар!
– Соравыгыз бармы?
– Әйе, апа! Тукайның шигыре 1807 елда басылган, дидегез, ә ул анда тумаган да була бит әле!
Фаягөл Мәҗит кызы шунда нинди хата җибәргәнен аңлап алды. Дәрес башында ук үзе турында белгерткән вулкан, менә атылам, менә атылам, дип, тагын пошкырырга тотынды. Йөз генә түгел, мең тапкыр кабатлаган датаны ялгыш әйт инде, ә! Каушаудан инде бу, белмәүдән түгел. Комачтай кызарган битне бозлы суга тыгардай булып озак басып торып булмый, иптәшкәйләрем. Четерекле хәлләрдән чыга белмәсә, ул укытучы буламыни!
– Бик мәслихәт! Мин сезнең игътибарлыгыгызны тикшерер өчен махсус рәвештә шулай әйттем. Әлбәттә, шигырь 1907 елда язылган.
Арткы рәттә утыручы тикшерүчеләр дә җанланып китте, хәтта язу-сызу эшләрен бер читкә куеп тордылар. Аларны да гаепләп булмый, “кәгазь боткасы” укытучыларда гына түгел, тикшерүчеләрдә дә баштан ашкан! Форсаттан файдаланып, тутырасын тутырып, булдырасын булдырып, эшләрне төгәлләп куярга кирәк!
Йомгаклау җыелышында кисәтү көтеп утырды Фаягөл Мәҗит кызы. Шулай булмыйни, кемнең укучысы, батырчылыгы җитеп, тикшерүчеләр каршында укытучысының колагына үрелсен. Гаеп үзендә дә юк түгел! Артык якын, дус итә шул ул балаларны, шугракларына да тавыш күтәргәне юк, ипләп кенә аңлатып бирергә тырыша. Ярый, минеке ул кадәр кот очарлык түгел кебек әле! Әнә математика укытучысы оятка калдырмасын өчен: “Синең урындыкка тикшерүчеләр утыра, дәрескә керми тор”, – дип начар өлгәшкән укучыны чыгарып җибәргән дә, тегесе бераздан: “Укытучылар бүлмәсендә күп икән”, – дип, йомшак урындык күтәреп килеп кергән, ди!
Көткәннең киресе булып чыкты бит, әй! И мактадылар, и мактадылар әдәбият укытучысын мәгариф бүлеге хезмәткәрләре. “Укучыңның колагыңа килеп пышылдавы ике арада җылы мөнәсәбәтләр урнашу гына түгел, ышаныч җепләренең ныклы булуын да аңлата. Бу — үзара хезмәттәшлек педагогикасында ифрат та мөһим күренеш! Моңа һәр укытучы ирешә алмый”, — диделәр. Ә датаны ялгыш әйткәнен: “Игътибарлылыкны тикшерү өчен нинди оста алым кулланды!” – дип, күкләргә чөйделәр.
Ул елны Фаягөл Мәҗит кызы мактаулы исемгә лаек булды. Ярый инде, егерме биш ел укыткач, анысы да артык түгелдер! Югыйсә, укучысы колагына: “Апа, дәрескә әзер түгелмен, миннән, мөмкин булса, сорамагыз”, – гына дигән иде.
Люция Әблиева.