+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 март 2022, 07:55

Авыру баланы автобустан төшереп калдырганнар...

Моның өчен кондуктор җавап тотачак.

Авыру баланы автобустан төшереп калдырганнар...Авыру баланы автобустан төшереп калдырганнар...
Авыру баланы автобустан төшереп калдырганнар...
Уфада яшәүче бер ханым кызын «Башавтотранс» автобусыннан төшереп калдыруларына зарлана. Елена П. шикаять белән пассажирлар ташучы компаниягә 23 мартта мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, бу хәл 22 мартта булган.

— «Һалле шәһәре» тукталышында 13 яшьлек кызым 74нче маршрут автобусына утырган, Тинькофф Банкы картасы белән түләмәкче булган. Түләү узмаган һәм кондуктор аны «Фирма мир»да төшереп калдырган. Кызым өйгә кадәр җәяү кайткан, бу - 4-5 тукталыш ара, - дип зарлана ханым.

Шул ук вакытта бала авырудан җәфа чигә икән. "Балада шикәр чире, ул өйгә кайтуга физик йөкләнеш кичерүе сәбәпле, шикәре куркыныч дәрәҗәгә кадәр төшкән", - дип зарлана ана.

Еленаның шикаятенә «Башавтотранс» җәмгыятенең матбугат хезмәте вәкиле җавап биргән.

— Гамәлдәге законнар нигезендә 16 яшькә җитмәгән балаларны транспорттан төшереп калдыру тыела, Сезнең мөрәҗәгать буенча тикшерү алып барыла, кабул ителгән карарлар турында җавапны соңрак бастырырбыз. Гафу үтенәбез, - дигән ул.

Фото: iz.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас