

Башкортстанда яшәүче Әлфирә Я. 32 ел почта бүлегендә эшләгән, анда ул лотереялар белән «танышкан».
Соңгы тиражларның берсендә ул 714 286 сум откан. Хатын бервакыт үзенең җиңүчеләр арасында булачагына ышана. Шунысы игътибарга лаек, ул бәхетле билетны почта аша сатып алган.
"Җиңүгә кадәр берничә ай кала төш күрдем, анда бик зур сумма оттым. Төшемдә акчаны улларым арасында бүлештем, ә үземнең йортны ремонтлап, су белән тәэмин иттем. Мин төшемнең рас килүенә бик шат", - ди ул.
Хәзер хатын страховка компаниясендә эшли. Ул - ике онык әбисе. Буш вакытларын файдалы итеп үткәрә, кул эшләре белән шөгыльләнә.
Фото: newsru.com