+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 март 2022, 15:45

"Вольво" шоферы машинасы белән бергә харап булган

Башкортстан кешесе Төмән җирендә янып үлгән.

"Вольво" шоферы машинасы белән бергә харап булган"Вольво" шоферы машинасы белән бергә харап булган
"Вольво" шоферы машинасы белән бергә харап булган

Төмән өлкәсендә Чиләбе-Курган-Ишем-Омск федераль автомобиль юлында Башкортстанда яшәүче кеше һәлак булган.

Төмән өлкәсенең ЮХХДИ матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, трассаның 568нче чакрымында «Вольво» һәм «Скания» авыр йөк машиналары бәрелешкән. «Вольво» Новосибирскидан Чиләбегә полипропилен йөге белән барган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче каршы як полосага чыккан, анда Чиләбедән Омскига баручы «Скания»гә бәрелгән.

«Вольво» машинасы шоферы - Башкортстанда яшәгән 39 яшьлек кеше белән бергә янып беткән. Аз гына зыян күргән икенче 36 яшьлек шоферга медиклар авария урынында ярдәм күрсәткән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.

фото: Башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас