Уфада яшәүче бер ханым, мошенникларның хәйлә-мәкерләренә эләгеп, 1,1 миллион сум акчасыннан колак каккан. Бу хакта республика буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Булган мәгълүматларга караганда, хатынга, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, бер ир шалтырата. Сөйләшүдә ул зыян күрүчене, санкцияләр аркасында тиз арада акчаны башка исәпкә күчерергә кирәк, дип ышандыра. Югыйсә, аның сүзләренә караганда, акчасын башкача күрә алмаячак.
Хатын, аңа ышанып, банкоматтан 1,1 миллион сумнан артык акча ала, ә аннан соң барлык акчаларын әйтелгән исәпкә күчерә. Шуннан соң элемтә өзелә, ә зыян күрүче үз акчаларын кая җибәргәнен белми дә кала.
Фото: asks.ru