+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 март 2022, 02:55

Күршесенең йортына ут төрткән...

Илеш районында яшәүче ир эчеп алгач күршесе белән низагны исенә төшергән һәм аннан үч алырга булган.

Күршесенең йортына ут төрткән...Күршесенең йортына ут төрткән...
Күршесенең йортына ут төрткән...
Ир аның йортына ут төрткән, хатын-кыз чак кына тереләй янмый калган. Бу хәл шимбә көнне Исәнбай авылында булган. Биредә йорт һәм ихата корылмаларының бер өлеше янган. Торак хуҗабикәсе янган йорттан чыгып котылган.

Хокук сакчылары янгынның ут төртүдән башлануын ачыклаган. Җинаятьчене күрше йортта табып алалар, ул 46 яшьлек ир булып чыга.

- Соңрак җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре ачыклаганча, ир кайчандыр күршесе белән әрләшкән һәм үч алырга булган. Исерек хәлдә ир, зыян күрүченең абзарына үтеп кереп, саламга ут төрткән, шуннан соң качкан, - диделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Ут төртүчегә карата җинаять эше кузгатылган, ирне эшне тикшерү вакытына СИЗОга урнаштырырга мөмкиннәр.

Фото: собкор.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас