Хәрбиләр әзерли торган уку йорты янындагы кибеттән чыккач, автобуска таба атладым. Тик тукталышка җитәр-җитмәс, карарымны үзгәрттем. Алдагы атнада яңгырлар башлана, диделәр, җәяү йөреп калыйм әле! Азык-төлек салынган сумкам бераз авыррак булса да, якындагы парктан борынга килеп бәрелгән әчкелтем яфрак исе дөрес фикергә килгәнемне ныгытты.
Аңлатып бирә алмаслык ләззәтләнү тойгыларын кичерү шулкадәр көчле булган, ахры, курсантлар кия торган махсус формадагы егетнең каршыма килеп басып, нидер дәшүен абайламый да калганмын. Аны ишетмәвем карашыма да чыккан булгандыр, ул соравын тагын бер тапкыр кабатлады:
“Гафу итегез, автобуска акча бирә алмассызмы?”
Мин курсантны баштан-аяк күздән кичердем. Аларны шәһәр урамында еш күрәм. Яшәгән йортыбыз аларның уку корпусыннан ерак булмау да моның бер сәбәбедер. Үтә дә нык озын буйлы, зәңгәр күзле, унсигез-унтугыз яшьләр чамасындагы егетне беренче караштан ук билгеле бер кино актерына охшаттым. Караңгы әле ныклап төшеп өлгермәгәнлектән, йөзенә чыккан дулкынлануын да шәйләп өлгердем.
Урамда акча сорап мөрәҗәгать иткәннәргә мин үзем бик сак карыйм. Ниндидер сиземләү көче бирергәме-юкмы икәнен аңлата андый вакытта. Хөрмәт белән эндәшүе, бигрәк тә киеменең ифрат та пөхтә, ботинкаларының ялтырап торуы (шәхсән минем өчен иң беренче ир-егетнең аяк киеме чиста булырга тиеш) әсир итте булса кирәк, кесәмдә булган бөтен вак акчаларны аңа суздым. Юк, бу алдашып, үткән-сүткәннән акча сорап йөри торган егеткә охшамаган, адәм рәтле икәне йөзенә чыккан! Бу – чын курсант! Җомга киче бит, бәлки, ялларга өенә кайтырга рөхсәт алгандыр, дигән уй баштан сызылып үтте.
– Бар булганы шушы.
Ул учына салынган акчаларны каударланып дигәндәй саный башлады. Бу минутларда ашыкканы, дулкынланганы бөтен булмышына бәреп чыккан курсант каршында үземне гаепле санадым: “Җитсә генә ярый иде, нигә инде шунда чак кына күбрәк акча салмаганмын!” Ниһаять, санап бетерде һәм... берничә тимер акчаны кире үземә сузды: “Зур рәхмәт Сезгә! Миңа шушы кадәресе җитә”. Алмаска тырышсам да, ул көчләп дигәндәй кулыма тоттырды: “Өйгә бер автобус белән генә кайтам, күчеп утырасы юк, артыгы кирәкми!” Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте дә, йөгерә-атлый китеп барды.
Күңелемдә зур бер канәгатьләнү тойгысы кичерә-кичерә, алга атладым. Чын ир-егетләр хезмәте, кешелеклелек, намус таләп итүче уку йортының курсантлары шундый булырга тиеш! Эңгер-меңгер аз гына үзен сиздерә башласа да, минем өчен бөтен тирә-як яктылык, нур чәчеп тора иде бу мизгелләрдә.
Тик, нишләптер, шып итеп башыма икенче уйлар килде: “Тукта, тукта, курсантларга юлда бушлай йөрү өчен махсус таныклык бирелә түгелме соң? Алай булмаса, нишләп аның юллык та акчасы юк? Әллә гаиләсендә бер-бер хәл булып, уку йортыннан бик ашыгыч чыгып китәргә туры килгәнме?” Бер-бер артлы килгән сорауларны янымнан шәп итеп йөгереп үтеп киткән кеше бүлде. Бәй, баягы курсант түгелме соң?! Шул үзе! Ул арада махсус киемнәрдәге ике егет минем белән тигезләште дә: “Сережа, стой!” – дип кычкыра-кычкыра, аның артыннан чаптылар. Мин нәрсә уйларга да белми аптырап басып калдым. Нәрсә булырга мөмкин? Димәк, егет уку йортыннан рөхсәтсез чыгып киткән? Ә моңа нинди сәбәп булган? Бәлки, кем дә булса кыерсыткандыр? Бәлки, гаиләсендә ашыгыч бер-бер хәл булгандыр да, аны-моны уйламыйча, тукталышка чапкандыр? Бер яктан аны гаепләсәм, икенче яктан якладым. Тиен акчаларның артыгын кайтарып бирүе аның нинди кеше булуын исбатлаучы гамәл иде шул. Ул бит аны автомат рәвештә эшләде. Бу – тәрбиядән, яшәү кагыйдәләрен ничек үзләштерүдән килә торган нәрсәләрнең берсе. Димәк, аның бик нык ашыккан чагы, хәзер инде аңлаганымча, һәр секунды кадерле булган...
Кайтып җиткәнче уемнан Сережа китмәде. Әлбәттә, ул хәрбиләр уку йортын очраклы рәвештә сайламагандыр. Чөнки монда эләгү өчен бик күп сынаулар үтәргә, барлык яклап та чыныккан, сау-сәламәт, таза булырга кирәк. Иң мөһиме – Ватан сагына басарга, ил чакырса, сугышка керергә әзер икәнлеген аңлап киләләр монда. Хәрбиләргә физик әзерлек кенә түгел, акыл, холык белән дә көчле булу таләп ителүе дә сер түгел.
Ул кичне дә, алдагы көннәрдә дә гадәттән тыш яңалыкларда бу турыда хәбәр көттем. Дөресрәге, булмавын көттем. Әле ике ай чамасы гына укыган курсант вакыйгасының очраклылык кына булуын теләдем. Андый һәм аңа охшаган хәбәрләр ишетелмәгәнгә, сөенечемнең чиге булмады. Әгәр дә Сережага ялгышын (әгәр дә шулай булса) төзәтергә мөмкинлек бирелгән икән, бу аңа һәм башкаларга гомерлек сабак булгандыр.
...Шушы хәлдән соң шәһәр урамында курсантлар очратсам, алар арасыннан Сережаны күзлим. Артык озын буйлы, бер актерга охшаган булуы сәбәпле, танырмын кебек. Елдан артык вакыт узса да, әлегә кадәр миңа уңыш елмаймады әле. Кем белә, өметсез шайтан гына, диләр бит...
Люция Әблиева.