+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 март 2022, 04:50

Таксистны 400 сум өчен үтергәннәр иде...

Былтыр июльдә Дүртөйле районының Куккуян авылында яшәүче ике ир исерек килеш такси чакырткан.

Алар алдан ук очраклы шоферны таларга һәм үтерергә ниятләгән.

Чакыруга Фәһим Вәлиев килә. Адәм актыклары юлда үз ниятләрен тормышка ашырып, корбанының автомобилендә күрше авылга юнәләләр. Анда юл-транспорт һәлакәтенә юлыгалар һәм аларны хокук сакчылары тоткарлый.

Башкортстан Югары суды Денис Кәлимуллинны - 19, аның әшнәсе Рәдиф Нурмөхәммәтовны 12 елга рәшәткә артына озатты. Алар җәзаны катгый режимлы холык төзәтү колониясендә үтәячәк.

Таксистның үзе белән нибары 400 сум акчасы булган...

Фото: башньюс

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас