+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 апрель 2022, 02:40

Айдар Юнысов гаиләсендә авыр кайгы...

Бу көннәрдә Азалия һәм Айдар Юнысовлар гаиләсенә сабырлыклар телибез.

Айдар Юнысов гаиләсендә авыр кайгы...Айдар Юнысов гаиләсендә авыр кайгы...
Айдар Юнысов гаиләсендә авыр кайгы...

Аларның гаиләсенә авыр кайгы килгән: гармунчының хатынының әти-әнисе юл һәлакәтендә вафат булган.

«Кояш шикелле изге кешеләр иде. Рәхмәтем чиксез сезгә барысы өчен дә! Кызыгызны җил-яңгыр тидерми саклармын! Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә иң бөек урыннарда булсын», – дип язган Айдар социаль челтәрләрдә.

«Минем якыннарым. Ышанмыйм», – дип язган бер мизгелдә тома ятим калган Азалия.

Зур югалту кичергән гаиләнең якыннары, дуслары, танышлары кайгы уртаклашу белдерә.

Бу фаҗига хакында без дә язган идек. Белорет районында юл-транспорт һәлакәтендә Башкортстанның халык артисты, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе актеры Фәһим Әхмәтҗанов һәм аның хатыны һәлак булганнар. Әхмәтҗанов кич белән Әбҗәлил районына туганын җирләргә китеп барган булган. Актерның хатыны Хөснә Әхмәтҗанова укытучы булып эшләгән. Аларның ике баласы калган. Менә шул балаларның берсе Айдарның хатыны Азалия булып чыккан...

Гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз.

фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас