+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 апрель 2022, 15:48

“Төзәтә алмаслык ялгышлар кылмыйк!”

Егерме ел инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнүче ир гариплегендә үзен генә гаепли.Дүртөйле районының Иске Баеш авылында картлар һәм инвалидлар йорт-интернаты бар. Биредә эш сәфәре белән берничә тапкыр булырга туры килде. Йорт-интернатта гомер кичерүчеләрнең һәркайсының язмышы — үзе бер фаҗига. Тумыштан гарипләр белән беррәттән, үз ваемсызлыгы, үз гаебе белән инвалид креслосына берегеп калучылар да аз түгел. Шундый кешеләрнең берсенең сөйләгәннәрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз. Бәлки, бу язма кемнедер уйланырга мәҗбүр итәр, ялгыш адымнан саклап калыр.

“Төзәтә алмаслык ялгышлар кылмыйк!”“Төзәтә алмаслык ялгышлар кылмыйк!”
“Төзәтә алмаслык ялгышлар кылмыйк!”

– Гариплегем тумыштан түгел, – дип сөйләде үзен Булат дип таныштырган 50 яшьләрдәге ир. – Бу якты дөньяга бернинди физик кимчелексез туганмын. Бүген килеп, бәхетсезлекләремнең башы кайчан башланды икән дип кабат-кабат уйланам. Минем шушындый мескен хәлгә төшүемә кем гаепле соң? Адәм балаларының тәкъдир китабы әниләре карынында чакта ук языла, ди иде олылар. Бәлки, дөрестер әлеге гыйбарә. Ә, бәлки, язмышымдагы фаҗига өчен мин үзем генә гаепледер.
Инвалид креслосына утыруыма инде ике дистә елга якын. Башымнан үткәннәрне сезгә бәян итеп карыйм әле, ни диярсез...
Иманлы халык беркайчан да аракыны табынына якын да китермәгән бит, ә менә безнең буын кешеләре исерткеч эчемлекләрсез күңел ача белми. Мин дә кечкенә чагымнан шуны күреп үстем. Мәктәптә укыганда ук дус-ишләр белән кичләрен сыра, аракыны тәмләп карый башладык. Ә инде армиядән кайтып эшкә урнашкач, “Эштән соң бераз ял итәбез, арыган тәннәребезне киеренкелектән арындырабыз”, – дигән сылтау белән үзебезнең цехта эшләүче кайбер ир-егетләр белән даими рәвештә кичләрен җыелышып аракы чөмерә идек. Бу вакытта инде гаиләле идем. Хатыныма еш эчүем, әлбәттә, бер дә ошамады. “Эчү яхшылыкка илтми, ташла бу шөгылеңне!” – дип кат-кат кисәтте ул мине. Лаякыл исерек хәлдә өйгә кайтып, тавыш чыгарган чакларым да аз булмады. Түзде хатыным. Кайчан да булса акылга утырыр, дигәндер, гаиләбезне таркатасы килмәгәндер.
Бөтен тормышымны җимерәчәк, мине гомерлеккә гарип итеп калдырачак кичтә дә эштән соң егетләр белән бераз “төшереп” алдык. Урамга чыгып, машинамны күргәч кенә үземнең бүген эшкә руль артында килүемне искә төшердем. Иртәгә шимбә иде, урамда машинаны калдырып китәсем килми, я берәрсе урлар. Бераз уйлап тордым да рульгә утырдым. “Өч кешегә бер ярты күпмени инде”, дип үземне юаттым.
Зур шәһәрдә яши идек, юлда техника күп. Мин өемә исән-имин кайтып җитә алмадым, авариягә тарыдым. “Шайтан суы”ның парлары баш миен томалаган, реакциямне түбәнәйткән булып чыкты шул. Борылыштан чыкканда төп юлдан килүче “КамАЗ” астына кергәнмен. Машинамны кисеп кенә алганнар мине коткаручылар. Нишләп шул вакытта үлеп кенә китмәгәнмен, шаккатам. Танырлык булмаганмын бит. Баш сөякләрем чәрдәкләнгән булган хәтта.
Махсус трубка аша гына тукландырылып, ярты ел дәваханәдә аунаганмын. Башыма катлаулы өч операция ясаганнар. Тик үземне үлем тырнагыннан тартып алган табибларга рәхмәт әйтәсем килми. Җәфаланып кына яшим мин: аякларым йөрми, бер кулым хәрәкәтсез. Утырам инде хәзер көннәр буе гаҗизләнеп, тәрәзәдән тышка карап. Ә анда буранлы кышны ягымлы яз алыштыра, кояшлы җәйгә ияреп, алтын көз дә килеп җитә... Мин исә үземне аяклары мәңге ачылмас тимер богаулар коршавына эләккән, канатлары киселгән кош сыман хис итәм. Нинди гайрәтле идем бит элек: сабантуйларда гер күтәрүдә, милли көрәштә мине җиңә алучы юк иде. Ә мин 30 яшемдә гарип калдым. Бүген инде миңа 50 тула. Читлектәге мескен көн күрмешем күпмегә сузылыр, белмим...
Йорт-интернаттагы шартларга зарланмыйм, әлбәттә. Чисталыкта-пөхтәлектә яшибез. Тәмле итеп ашаталар. Ягымлы шәфкать туташлары, санитаркалар яныбызда бөтерелеп кенә тора. Тик адәм баласы – ул ирек, азатлык хисен бөтен нәрсәдән өстен куючы җан иясе бит. Мин туган авылымның саф сулы чишмә буйларында үз аякларымда йөргән чакларымны төшләремдә күреп уянам. Тик моның инде мәңге чынга ашмаслык хыял икәнлеген беләм. Ирләр еламый дисәләр дә, күз яшьләремне түккән чакларым да була. Хатыным, балаларым, ара-тирә хәлемне белеп, күчтәнәчләр калдырып китә. Йорт-интернатка урнаштыруларын мин үзем сорадым, аларга гомерлек имгәк буласым килмәде.
Үзаллы тормыш юлына баскан яшь егет-кызларга мөрәҗәгать итәсем килә: гомерегезнең, сәламәтлегегезнең кадерен белеп яшәгез, “яшел елан” ише агуларны тормышыгызга якын китермәгез, минем кебек мескен хәлгә төшмәгез, руль артына беркайчан да исерткеч эчемлекләр кулланып утырмагыз!

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас