+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 апрель 2022, 12:30

Тугыз айлык бала пешеп үлгән

Кичә Уфада кечкенә бала бәхетсезлеккә тарыган.

Тугыз айлык бала пешеп үлгәнТугыз айлык бала пешеп үлгән
Тугыз айлык бала пешеп үлгән

«Башинформ» агентлыгының башлангыч мәгълүматларына караганда, ата-аналар икенче бүлмәдә булган вакытта аш бүлмәсендә тугыз айлык кызчык кайнап утырган электр чәйнеген чыбыгыннан тартып төшергән.

Кайнар су баланы коендырган. Куркыныч тавышка кызның әти-әнисе йөгереп кергән. Алар шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан. Дәваханәгә барган вакытта сабый вафат булган.

Бу хәл буенча тикшерү үткәрелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фаҗига булган гаилә исәптә тормый.

Фото: кп.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас