+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
5 апрель 2022, 18:50

Өч бала ятим калды...

Аларның әниләре - кабердә, әтиләрен төрмә көтә.

Өч бала ятим калды...
Өч бала ятим калды...

Бүздәк районы прокуратурасы Уфада яшәүче иргә гаепләү карарын раслады.

Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел гыйнвар урталарында гаепләнүче Буздәк авылына элекке хатыны янына килә. Аралашу вакытында көнләүче ир хатын белән әрләшә. Ирнең пычагы була – ул аның белән корбанына ташлана һәм 26 тапкыр  кадый. Зыян күрүче вакыйга урынында күп кан югалтудан үлә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный. Җинаять эше асылда карау өчен Благовар районара судына җибәрелгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир белән хатын бер ел элек аерылышкан. Уфалы авылга элекке хатыны янына килеп, аның таксидан чыгуын күреп ала. Ир хатынны көнли һәм аны йорт ишегалдында ук үтерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өч бала – өч һәм сигез яшьлек кызлар һәм биш яшьлек малай — фаҗига көнендә әбиләрендә булган.

Әтиләре аларны әнисез калдырды...

Фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: