+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
7 апрель 2022, 10:15

“Ягуар”

Сугыш һәм хезмәт ветераны Мазһар Хәмәтнуровның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.

“Ягуар”“Ягуар”
“Ягуар”


Дин әһеле гаиләсендә туып, балачагында ил хакимнәренең дөрес булмаган сәясәте нәтиҗәсендә авырлыклар татып үскән, Бөек Ватан сугышында Берлингача барып җитеп, ике “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән, РСФСРның мәгариф отличнигы ул. Мазһар Мөхәммәтнур улы Хәмәтнуров 1925 елның 15 декабрендә, әйткәнебезчә, мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Әтисе Мөхәммәтнур — указлы мулла, үзе төзеткән мәчете була. Урысча укый-яза белгән. Заманына күрә авылның иң белемле кешесе була. Әнисе Миңсафа – Караидел районының Яугилде авылы бай кызы, укымышлы абыстай.

Мазһар – төпчек малай. Биш яшенә кадәр әти-әни тәрбиясендә үсә. Ләкин шанлы еллар аның гаиләсен дә урап узмый. Башта бөтен игеннәрне, өй әйберләрен, китапларны чана-чана төяп алып китәләр. Атлар, сыер, бозаулар – берсе дә калмый. Хәтта кызларның чәчләренә үргән тәңкәләрен чәчләре белән бергә кисеп алалар. Биш яшьлек малайны төртеп егып, аягыннан пимасын, өстенә кигән сырмасын салдырып алалар. Өйне, келәтләрне, мунчаны, капка-коймаларны сүтеп, ярлыларга тараталар, фермага илтәләр. XX гасырның коточкыч чоры. Хуҗабикәне, балаларын ияртеп, өйдән куып чыгаралар. Хурлык, оятсызлык үзенекен итә. Олы апасы Разияны 17 яшьлек күрше кызы Миңненурга ияртеп урман кисәргә җибәрәләр. Миңненурның әтисе Мәсәлимне дә кулак дип игълан итәләр. Башбаштаклык шуннан башлана. Хәллерәкләрнең мөлкәтен бүлеп алыр өчен Көндәшледә 33 кешене кулаклар исемлегенә кертәләр. Әтисе Мөхәммәтнур мулланы Уфага төрмәгә җибәрәләр. Диннән, муллалыктан баш тартырга кушалар. Иманлы кешене иманыннан аерып буламыни?! Ул баш тартмый, бер үк вакытта Советларга каршы да эш алып бармый. Суд карары моның дәлиле булып тора. Ул Уфа төрмәсендә ачтан шешенеп үлә. Мазһар әнисе белән 6 ел кеше өстендә яши. Ул бәләкәйдән сәләтле, бик тырыш була. Иртә укырга-язарга өйрәнә. Авыл халкы аңардан хатлар яздыра.
Беренче сыйныфка укырга баргач, аны укытып карыйлар. Исәпкә дә бик оста була. Малайны өченче сыйныфка күчерәләр. Бик яшьли чабата ясарга, иләк сугарга өйрәнә. Аларны Курач базарына илтеп сата. Әтисенең мәчетенең мөтәвәлие (завхозы) әнисеннән Мазһарны малайлыкка сорап килә. Ләкин әнисе: “Юк, улымны үзем үстерәм”, — дип кырт кисә. Гаилә колхозга керә. Дүртәүләп колхозда эшлиләр. Мазһар җәйге каникулларда утауга йөри. Бригадирларга булыша. Аларга сутый чыгарып бирә. 5нче сыйныфны тәмамлагач, “Госстрах” исәбе алуда ярдәмче булып эшли. Ул вакытта авыл Советына Көндәшле, Яңа Көндәшле, Чокалы, Иске Солтангол авыллары керә. 5-6нчы сыйныфларны тәмамлагач, җәй көннәрендә бригадир ярдәмчесе булып эшли. Печән чабучыларның, уракчыларның җирләрен үлчи. Кайсы көнне уракта җитмешәр кеше була. Пешкән икмәк, он тарата. Бөтен язу эше аңарда, чөнки бригадирлар надан. 7нче сыйныфны тәмамлагач, Бөре укытучылар әзерләү училищесына укырга барырга уйлый. Ләкин сугыш башлана. Мазһарга өлкән бригадир вазыйфасы йөкләтәләр, авыл Советына салымнар буенча агент итеп куялар. 17 яше тулгач та 1943 елның гыйнварында армия сафларына алына. Ырынбур өлкәсе Тоцк лагеренда автоматчылар ротасында әзерлек үтә. Анда Грузиядән, Тбилиси шәһәреннән офицерлар килеп, ротада урыс теленнән диктант яздыралар. Уңай билге алучыларны физикадан имтиханга кертәләр. Ротадагы 120 кешедән 12 кеше имтиханнарны уңышлы тапшыра. Мазһар да шушы исемлектә була. Тбилисида радиотелеграфистлар әзерли торган төркемгә эләгә. 6 айга исәпләнгән курсны 3 айда үзләштереп, беренчеләрдән булып фронтка китә. Белоруссия фронтына эләгә.
Алгы сызыктагы ротага килә. Сугышчылар аны гаҗәпләнеп каршы ала, битен капшап карап, сорау яудыралар: “Сиңа ничә яшь, кырынмыйсың да бит, син бит бала гына”. Немецларның траншеясе 71 метр ераклыкта була. Сугышчылар аны кисәтә: “Улым, саклан, немецларның бик оста снайперы утыра”. Ату буенча аның гел “5”ле була. Сугышка килгәннең икенче көнендә, рота снайперының винтовкасын сорап, 400 метр ераклыкта утырган немец снайперын атып ала. Сугышчылар арасында Хәмәтнуровның дәрәҗәсе күтәрелә. “Вчерашний татарин снял того отважного немецкого снайпера”, — дип сөйлиләр. 18 көннән беренче бүләк – “За боевые заслуги” медале тапшырыла. Эфирда почеркы матур була. Полк разведкасының радисты һәлак булганнан соң, ул разведкага алына. Сугышта икенче урында элемтәче була. Полк разведчиклары белән разведкага бара, ә атака вакытында батальон радисты була. Санитарлар өлгерә алмаганда, яралыларга ярдәм итә, яраларны оста бәйли. Украина, Белоруссия, Польша җирләрен немецлардан азат итүдә катнаша. Висла, Одер елгаларын кичә, Берлингача барып җитә. Берлин операциясе сугышчылардан зур әзерлек, осталык, тырышлык таләп итә. Разведка позициясенең күзәтү пункты солдатлардан да, командирлардан да алда тора. Көндәшле егете Мазһар Хәмәтнуров Берлинга кергәнче иң алгы сызыкта була. Сугыштагы кушаматы да үзенчәлекле – Ягуар. Җитезлеге, дөрес ориентир бирә алуы өчен шундый исем биргәннәрдер.
Сугыш тәмамлангач, 1945 елның 7 ноябрендә Октябрь революциясе хөрмәтенә үткәрелгән зур мәҗлескә чакырыла. Маршал Г. К. Жуков Германиядә хезмәт иткән разведчикларны аерым батальонга җыя. Мазһар шул батальонда 1950 елның мартына кадәр, 5 ел да 5 ай хезмәт итә. Гомумән, 7 ел 2 ай гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Үзлегеннән немец телен өйрәнә. Рота комсоргы була. 1948 елда партия сафына керә. Аның җаваплылыгында булган Ленин бүлмәсе ВЛКСМ Үзәк Комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Соңгы елларда рота командирының сәяси ярдәмчесе вазыйфасын башкара. Рота командирының сәяси бүлек буенча ярдәмчесе булып калырга өндәп батальон командиры өч тапкыр әңгәмәгә чакыра. Ләкин Германиядә калырга әнисе рөхсәт итми. Өченче тапкыр да әңгәмәгә чакырып, риза булмагач, батальон командиры: “Кайт инде Башкортстаныңа, җир сөрергә!” – ди. Сержантлар “Подразделениенең шәхси составы һәм немец халкы алдында абруе зур”, – дип шаярта торган булган. Германиядә авторитеты зур була. Гомер буе армиядә калып хезмәт итмәгәненә үкенде.
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Мәскәүдә үтәчәк Җиңү парадында катнашучылар исемлеге төзелә. Исемлектә Мазһар Хәмәтнуров та була. Ләкин парадта катнашучыларның буе 170 сантиметр булырга тиеш дигән шарт куела. Үлчәү үткәрелә. Взвод командиры: “Нишлибез инде, Хәмәтнуров, синең бит 5 см буең җитми,” – ди. Шулай итеп, җитмәгән 5 сантиметр буе аркасында, күкрәге орден-медальләр белән тулса да, Җиңү парадында катнашу бәхетенә ирешә алмый.
Сугыштан соң 1974 елда 275нче Суворов орденлы, Ярцев исемендәге Кызыл Байраклы дивизиянең ветераннар советы оештырыла. 1979 елның 9 маенда Мәскәү шәһәренең 113нче мәктәбендә очрашу үткәрелә. Ул ветераннар президиумы әгъзасы булып сайлана.
Запорожье, Мәскәү, Смоленск шәһәрләрендә дивизиянең сугышчан юлына багышланган музейлар ачыла. Җиңү бәйрәмнәрендә зур дулкынлану белән ветераннар очрашуларында тормыш иптәше Вәзинә белән катнаша. Алар Запорожье, Казан, Мәскәү, Смоленск шәһәрләрендә оештырыла. Мәктәпләрдә Батырлык дәресләре үткәрәләр.
Сугыштан соң хезмәт юлын укытучы булып башлый. Сугышка кадәрге хыялын тормышка ашыру уе белән Бөре дәүләт педагогия училищесын, Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын 1963 елда читтән торып уңышлы тәмамлый. Аспиратурада укуын дәвам итәргә тәкъдим ясала, ике эш урыны күрсәтелә: “Кызыл таң” гәзитендә мөхәррир урынбасары булу һәм университетта деканатта эшләү. Ләкин 1963 елның октябрендә, атаклы колхоз рәисе Нурлыгаян Такаев тәкъдиме белән Тельман исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре булып сайлана. 1967 елның ноябренә кадәр эшли һәм шул ук елны мәктәпкә кайтып, директор эшен дәвам итә.
Авыл зур. Укыту өч сменада бара. Урта белем алырга теләгән балалар Курач мәктәбенә бара. 1968 елда авылда урта мәктәп ача. Анда 500 бала укый. 320 урынга исәпләнгән урта мәктәп бинасы төзелешен башлый. Районда беренчеләрдән булып кыска вакыт эчендә мәктәп бинасы төзелеп бетә. Мәктәптә зур семинарлар үтә. Директорлар семинарында мәгариф министры Фатыйма Мостафина катнаша.
Мазһар Хәмәтнуров районда абруйлы җитәк­челәрдән санала. 1964-80 елларда райком әгъзасы, дүртенче чакырылыш район Советы депутаты, 30 еллап авыл Советы депутаты. Үзешчән сәнгать түгәрәгенең актив әгъзасы да була, моңлы тавышы белән җырлый. Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы, партия укуларында пропагандист, күп партия конференцияләренә делегат итеп сайлана. 1985-07 елларда авылда Ветераннар советы рәисе була.
Яхшы оештыру сәләте булган, акыллы, тыныч холыклы Хәмәтнуровны 1971 елның гыйнвар аенда Тельман исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Колхозчылар аны кул чабып каршы ала. Колхозда күп төзелеш эшләре башкарыла. Алар барысы да “типовой проект” белән. Төзүчеләр бригадасын Фәнәви Лотфикарамов җитәкли. Көндәшле авылында өч сыер, бер бозау фермасы, бозаулату бинасы, ике урында 260ар урынлык мөгезле эре терлек симертү биналары төзелә. Казанка авылында 150 башка исәпләнгән сыерлар һәм бозаулар фермасы, Рәхимкүл һәм Курач авылларында дуңгыз фермасы, машина-техника мастерское төзелә, сарык, шулай ук тавык фермасында төзелеш эшләре бара.
Көндәшле авылы халкы тегермәнгә Карыш, Нөркә авылларына йөри. Шушы уңайсызлыкны бетерү өчен авылда ак тегермән салдыра. Бер үк вакытта колхозда малларның нәселен яхшырту буенча максатлы эш бара, “бестужев” токымлы яшь таналар кайтарыла. Терлекчелек өлкәсендә зоотехник Әдис Садртдинов белән берлектә эшлиләр. Хуҗалыкта мөгезле эре маллар саны 1800 баш, сыерлар 800 баштан артык, 2250 баш сарык, дуңгызлар саны — 300 баштан арта.
Пенсия яшенә җиткәч, күптәнге хыялын тормышка ашыру турында уйлый Мазһар. Әтисенең мәчете урынына авылда мәчет төзүне башлап җибәрә. Балалары, авыл халкы ярдәмендә 2007 елның октябрь аенда Көндәшле авылында тантаналы шартларда мәчет ачыла.
Мулла улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, ике “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы, олыгайган көненә кадәр актив тормыш алып барган Мазһар Хәмәтнуровның хезмәт юлы күпләргә үрнәк булырлык.

Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас