Бу хакта бүген Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, кичә төнлә "Daewoo Nexia" руле артында 18 яшьлек егет атларны бәрдергән. Нәтиҗәдә, бия һәм тай үлгән, ә шоферга медицина ярдәме кирәк булган.
- Хәзер машина йөртүче дәваханәдә. Ул исән, аның хәле канәгатьләнерлек, - дип хәбәр иттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Хәзерге вакытта авария факты буенча тикшерү бара. Һәлак булган хайваннарның хуҗасына карата акт төзелгән, чөнки терлекләрне ирекле йөртү тыела.
Фото: thypix.com