

Бу хакта 11 апрель көнне "Авыргазы хәбәрләре" басмасы хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 61 яшьлек пенсионер гараж ишеген ачкан һәм җиргә сыгылып төшкән. Аның 38 яшьлек кызы суицид ясарга омтылган була: моны күреп, өлкән яшьтәге ханымның йөрәге шартлый һәм ул үлә.
Аның кычкыруына гаилә башлыгы йөгереп килә, ул хатынын коткарып кала алмый, ә менә кызы әтисе ярдәмендә исән кала. Аны дәваханәгә илтәләр. Ул психик авырудан иза чиккән, дип фаразлана.