69 яшьлек ханым тәрәзәдән егылып төшкән.
Урындагы халык иртән иртүк Нефтьчеләр урамындагы күпкатлы йорт тәрәзәләре астында аның мәетен табып ала. Башлангыч мәгълүматлар буенча, пенсионер гомере белән исәп-хисап ясаган.
Бу хәл 6нчы катта булган. Хатынның башка адрес буенча - Чапаев урамында урнашкан йортта яшәве турында мәгълүмат бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу аның гомере белән хушлашырга беренче генә омтылышы түгел.
Хәзер хокук сакчылары фаҗиганең барлык хәл-шартларын ачыклый. Өлкән яшьтәге ханымның үлеменең төгәл сәбәпләрен билгеләү өчен судмедэкспертиза билгеләнгән.
Фото: мк.ру