

Геройны соңгы юлга озатырга республика Башлыгы Радий Хәбиров, туганнары һәм якыннары, дуслары һәм авылдашлары, шулай ук Данисның Украинага китәр алдыннан өйләнергә тәкъдим ясаган кәләше килгән иде.
Данис Рыбаков Ырынбур янындагы Тоцк бистәсендә хезмәт итә, анда хәрби шәһәрчектә чәчтарашханәдә эшләүче Гөлнара исемле кыз белән таныша. Алар арасында мәхәббәт хисләре кабына, ә инде тиздән Данис үзенең сөеклесен әнисе белән таныштыра һәм ярәшү турында игълан итә, дип яза "КП.Уфа".
Ә берничә айдан соң Данис кызга махсус операциядә катнашачагын, һичшиксез, тиздән әйләнеп кайтачагын һәм шунда ук алар өйләнешәчәген хәбәр итә.
Март аенда исә 23 яшьлек ефрейторның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килде. Сөеклесенең үлүен Гөлнара бик авыр кичерә, озак вакыт дарулар эчеп тора. Җирләү вакытында ул Данис Рыбаковның якыннары янәшәсендә була...
Фото: кп.ру