+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 апрель 2022, 03:30

Машинага төртеп кенә керткәннәр дә....

Ире өчен хатыны 250 мең сум түләргә мәҗбүр булган.

Машинага төртеп кенә керткәннәр дә....Машинага төртеп кенә керткәннәр дә....
Машинага төртеп кенә керткәннәр дә....

Күмертауда кеше урлаган һәм акча таләп иткән өчен ике бәндәне тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр ике мәддә буенча җинаять эшләре кузгаткан.

2021 елның 19 июнендә шикләнелүчеләр Күмертау янындагы «Уфа-Ырынбур» трассасында 26 яшьлек егет белән очраша. Алар аны көчләп автомобильгә утырта һәм Мәләвез районына Агыйдел ярына алып китә. Урында алар 250 мең сум бурычын кире кайтармаса, аны батыру белән яный башлый. Тегесе куркып кала һәм хатыныннан расписка язуын сорый.

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итмәгән, чөнки үзе эзләүдә булган. Бер айдан соң аны тоткарлыйлар һәм шикләнелүчеләр аның хатыныннан акча таләп итә башлый. Ул дүрт ай дәвамында аларга кирәкле сумманы тулы күләмдә тапшырган. Бераздан соң хатын полициягә мөрәҗәгать итәргә булган.

Шикләнелүчеләр кулга алынган һәм алар белән тикшерү эшләре алып барыла.

Фото: кп.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас