

Башкортстанда бер тапкыр да булмаган Иосиф Сталиннан аермалы, Никита Хрущев безгә килеп киткән.
Сәфәр 1964 елның августында, юлбашчының отставкага китүенә ике ай кала була. “Рәхим итегез, безнең кадерле Никита Сергеевич!” — Уфа гәзитләре аны шундый сүзләр белән каршы алган.
Беренче эш итеп ил башлыгы Туймазыга бара. Ул бик яхшы кәефтә була – көлә, шаяра, балалар белән аралаша, аларның битләреннән чеметә. Аннан соң Хрущевны хезмәт алдынгылары — колхозчылар һәм нефтьчеләр янына алып баралар. 1962-86 елларда БАССР Министрлар Советы Рәисе булган Зәкәрия Акназаров истәлекләреннән: “Юлда Хрущевка Туймазы совхозы басуларын күрсәттек. Машиналар зур кукуруз массивы янында тукталды. Никита Сергеевич шатлыктан балкыды. “Кайбер скептиклар Уралда кукуруз үстереп булмый, мин бу мәсьәләне юкка гына күтәрәм дип әйткән була, — дип мөрәҗәгать итте безгә Хрущев. — Әмма без Уралда бит әле, һәм бу басу үзе күп нәрсә турында сөйли”.
Киләсе иртәдә, 11 августта, беренче секретарь Уфага килә. Яңгыр явуга карамастан, аны каршыларга йөзләрчә кеше чыга. Бу вакыйга турында шәһәр гәзитләренең берсе менә ниләр язган: “Вокзал яны мәйданында җәмәгатьчелек вәкилләре, шәһәрнең хезмәт ияләре җыелган иде... Өлкән коммунист, 1907 елдан партия әгъзасы Михаил Юрьев Никита Сергеевичны Башкортстан җирендә кайнар сәламләде. Иптәш Никита Хрущев җыелучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, аларга һәм Уфаның барлык халкына хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм шәхси тормышларында бәхет теләде”.
Хөкүмәт кортежы узарга тиешле урамнарга дистәләгән мең уфалы, күпләре чәчәкләр бәйләме белән чыга. Алар барысы да ил башлыгын шәхсән сәламләргә хыялланган. Туган якны өйрәнүче Морат Рәхимкулов шундый уфалыларның берсе була. 1964 елның 11 августында ул һәм аның хезмәттәшләре — Тарих институты хезмәткәрләре — Ленин урамына чыгып, Опера һәм балет театры каршында басып торалар.
— Автомобиль хәрәкәте ябылган, ә кешеләргә басар урын юк иде, — дип хәтерли Морат Галим улы. — Кинәт Пушкин урамы буйлап Совет мәйданы ягына эт чабып үтте. Бу халык арасында җанлану тудырды, барысы да көлеп җибәрде Ә аның артыннан мотоциклчылар озатуында ачык машина пәйда булды. Анда Никита Сергеевич һәм КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре Зыя Нуриев утырган иде. Берникадәр вакыт эт алар алдыннан чабып барды. Хрущев опера театры балконында сузылган “Хуш киләсез!” дигән транспарантка игътибар итте һәм аны тәрҗемә итәргә кушты.
СССР җитәкчесен вокзалдан ук Черниковка бистәсенә алып баралар, анда ул синтетик спирт заводында була. Октябрь проспекты буенча узып барганда Никита Сергеевич урындагы хакимиятләргә кисәтү ясый: янәсе, нигә йортлар биш каттан артмый? Биегрәк төзергә кирәк! Бу ул вакытта “хрущевка” дип аталмаган биш катлы йортлар була. Ә шәһәрдә бердәнбер тугыз катлы йорт Ленин һәм Революцион урамнар почмагында балкып утыра — анда элек “Хрусталь” кибете урнашкан иде.
Кайбер чыганаклар буенча, беренче секретарь килүен белгәч, республиканың көнбатышындагы нефть промыселлары хезмәткәрләре аның белән очрашырга һәм бик начар яшәүләре турында сөйләргә маташкан. Аларны бик авырлык белән тотып калырга мөмкин булган, ә Хрущевны бер төркем ач эшчеләргә күрсәтми икенче юлдан алып китәргә туры килгән. Никита Сергеевич эшче сыйныф белән шаяртуларның начар булуын ишетеп кенә белмәгән инде.
Октябрьскийда, Нефтьчеләр техника йортында үткәрелгән киңәшмәдән соң, Хрущев мәйданга җыелган халык белән очрашмасын өчен аны арткы юлдан чыгаралар. Партиянең беренче секретаре килүгә Уфа бик озак әзерләнгән. Черниковка заводларына юл буйлап күп чакрымлы коймалар корганнар, шул рәвешле сугыш вакытында ук төзелгән куркыныч баракларны япканнар. Урамнарны еш себереп торганнар, бөтен подвал һәм чарлакларга йозак элгәннәр. Ә “дорогой Никита Сергеевич” аның маршрутлары буйлап халык җыелып торуын яратканлыктан, тере коридор булдыру өчен предприятиеләр хезмәткәрләре мобилизацияләнгән.
Ә аннары түрәләр Хрущевка тантаналы мәҗлес оештыра. Биредә спиртлы эчемлекләр дә булган. “Без аны мул итеп сыйладык, хәтта кара уылдык та таптык. Кыскасы, ярарга тырыштык”, — дип искә ала партиянең Башкортстан өлкә комитетының идеология буенча элекке секретаре Таһир Ахунҗанов. Уылдыкны күргәч, Хрущев Башкортстан халкы яхшы яши, дигән нәтиҗә ясаган, диючеләр дә бар. Зәкәрия Акназаров истәлекләреннән:
“Өстәл артында сөйләшкәндә ул минем яшьне сорады.
— Кырык, Никита Сергеевич, — дип җавап бирдем.
— Ә миңа инде җитмешенче, — диде Хрущев. — Сез үзегезгә һәм башка иптәшләрегезгә коньяк салыгыз, ә миңа, зинһар, шәраб һәм кымыз. Ә менә генерал Лященкога (округ командующие) күбрәк коегыз, аңа минем белән тиңләшергә оят түгел микән?
Аннары торып басып, Совет Армиясе, аның генералитеты һәм Кораллы Көчләр вәкиле генерал Лященко хөрмәтенә тост күтәрде. “Көчле армия булмаса, империалистлар безне күптән тар-мар итәр иде”, — диде беренче секретарь”.
Уфадан Хрущев поезд белән Казахстанга китә. Чиләбе өлкәсе территориясендә, Кропачево станциясендә аңа Башкортстан хезмәтчәннәре белән тагын бер очрашу оештыралар.
— Ничек яшисез, нәрсә борчый? — дип сорый юлбашчы.
— Кибетләрдә тәмәке юк, безгә нишләргә, Никита Сергеевич? —дип зарлана бер колхозчы.
— Мин гомер буе тәмәке тартмадым һәм сезгә дә киңәш итмим.
Икенче колхозчы яңгырлар икмәкне урып-җыюга ирек бирми, дип уфтанган. Моңа җавап итеп, Хрущев “күктәге тишекне ябып куярга” киңәш иткән. Әмма беркатлы хезмәтчән дә тынычланырга уйламаган:
“Сез, Никита Сергеевич, Ходайга якынрак торасыз, сез үзегез дә шул тишекне яба аласыз...”
Бәхеткә, колхозчыга мондый кыюлыгы өчен җәза бирмәгәннәр.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.