

Башта аның карьерасы яхшы фотограф дусты Роман ярдәмендә югарыга күтәрелде. Ул аның белән профессиональ фотосессия ясый, шуннан соң Юраны күреп алалар һәм рекламада төшәргә чакыра башлыйлао. Ул хәтта Беренче канал тапшыруларында төште һәм Ел ир-аты GQ премиясендә дәрәҗәле кунак булды. Бу хакта без дә язган идек.
Әмма болар барысы да аныкы түгел иде. Бу Юра яшәргә күнеккән дөнья түгел. Шулай ук аның психикасы белән проблемалары бар. Юра модель бизнеста тоткарланып кала алмый. Аның дусты да аны даими рәвештә алга этәрә алмый, ул үз проектлары өстендә эшли. Нәтиҗәдә, Юра урам себерүче булып эшләвен дәвам итә. Кызганычка каршы, аны алга этәрүче кеше табылмады.
Күптән түгел Юра үзенең блогында урам җыештыру буенча башка компаниягә күчүен язган, аңа 40 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Тик аңа бу акчаны түләмәгәннәр, янәсе ул начар җыештыра һәм аңа шикаятьләр килә.
Шуңа күрә Юра авылга кайтып, сыер савучы булып эшләргә булган. Ходай ярдәм бирсен инде.
Фото: мк.ру